-10 °С
Болытлы
Журналга язылу
OK
Telegram
VK
Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
23 сентябрь 2019, 00:12
Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНАга Мөнир ВАФИНнан пародия
Кошлар китә җылы якка тәпи-тәпи.
ТӘПИ-ТӘПИ
Көз сукмаклар
Салып куйган
Саф алтыннан.
. . . . . .
Бу сукмактан
Кошлар китә.
Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНА
Агачлардан
Яфрак ява
Өзелешеп.
Шуңа басып
Кошлар китә
Тезелешеп.
Очарлыклары калмаган,
Гарип, дисәң,
Барысы да сау-сәламәт,
Канат исән.
Чаштыр-чоштыр,
Чаштыр-чоштыр
Таптый-таптый,
Җылы якка китүләре
Тәпи-тәпи.
Читайте нас в
Шулай ук укыгыз
Бейрутта укыган Өчбүлә мулласының улы Әхмәтзыя Тупеев
"Ике аккош" елдан-ел югарырак оча
Канзәфәр-би токымыннан