Әнгам Атнабай хатыны, биш-алты яшьлек улы белән Казанга, Илдар Юзигә кунакка килә. Җәйге өй янында гына Идел елгасы. Ике гаилә Иделгә су коенырга төшәләр. Ирләр сөйләшә-сөйләшә комда ята. Бала-чага су коена. Кинәт кенә Илдар Юзинең хатыны Тәфтилә йөгереп суга кереп китә дә аска чума. Бераздан ул Әнгам Атнабай улының хәрәкәтсез гәүдәсен су астыннан алып чыга. Ясалма сулыш алдырып, баланы терелтәләр. Куркыныч узгач, Атнабай әйтә:
— Илдар, Тәфтилә кечкенә чакта, мин пионер лагерында вожатый булдым. Синең булачак хатының Тәфтилә суга баткан иде. Мин аны шушылай коткарып калган идем, — ди.
— Рәхмәт, Әнгам, — ди Илдар. — Син коткармаган булсаң, мин хатынсыз нишләгән булыр идем, аннан соң синең улыңны кем коткарган булыр иде?!
Уфаның өч шагыйре Наҗар Нәҗми, Муса Гали, Гайнан Әмири сугыштан кайтып төшәләр. Кем нинди мал алып кайтканлыгы турында сүз китә.
— Наҗар Нәҗми ни алып кайткан?
— Наҗар Нәҗми бер чиләк трофейный сәгать алып кайткан!
— Муса Гали нәрсә алып кайткан?
— Муса Гали машина энәсе алып кайткан!
— Гайнан Әмири нинди мал алып кайткан?
Мөдәррис ӘГЪЛӘМ авызыннан. 1985, 12 май.
Сәгыйть Агишны яңа йортка күчерәләр. Дүрт катлы бу йортның бәдрәфе юк икән.
Сәгыйть Агиштан сораганнар:
— Нигә, Сәгыйть агай, шушы шәп йортның бер мөһим нәрсәсе юк икән? — дигәннәр.
— Бу йортта яшәүчеләргә кирәк түгел ул, — дигән. — Беренче катта студентлар тора. Аларның ашарга акчасы юк: бәдрәф кирәкми. Икенче катта гаскәри башлыклар яши. Алар һәрвакыт «чит илләргә интернациональ ярдәм» итеп сугышта йөри. Өченче катта — түрәләр. Алар кеше башына тәрәт итә. Дүртенче катта — язучылар. Аларга да кирәкми бәдрәф. Чөнки язучы халкы бер-берсенең тәрәтен ашый бит...
ЗӨЛФӘТ авызыннан. 1984, 24 октябрь
Уфа язучылары белән очрашуда бер түрә болай дип сөйләп тора икән:
— Погоду не писатели делают! Мөхәммәтша Бурангол аңа каршы:
— Писатели погоду не делают, но они ее могут испортить! —
Илдар ЮЗИ авызыннан. 1984, 19нчы ноябрь
Кичә тәмамланганнан соң шагыйрь Сафуан Галибәк дустыннан:
— Минем шигырьләрне тамашачылар ничек кабул итте? — дип сораган.
— Шул чаклы шәп булды чыгышың, — ди икән тегесе. — Барысы да һушсыз калды. Синең арттан чыгыш ясаган Наҗар Нәҗмидән соң гына, ниһаять, һушларына килеп, сиңа кул чабарга тотындылар.
«Кызыл таң», 1991, 19 июль.