Кадерле укучылар! “Ыштансыз юмор” баш астында Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Фән Вәлиәхмәтовның язмаларын биргәннән соң сездән дә мәзәкләр килә башлады. Кемнәрдер аларны кабул итеп бетмәскә дә мөмкин, ләкин яратучылар да җитәрлек. Сездән бу рубрикага яңа мәзәкләр көтәбез. Түбәндәге мәзәкне Чакмагыш районыннан язып җибәрделәр.
Аръяк урамда яшәүче Вахит бабайга сугыш башланган елларны инде 95 яшьләр чамасы булган, диләр. Аның иң яраткан шөгыле парны нык салып, чабына-чабына мунча керү булган. Әмма соңгы елларда, үзенең генә көче җитмәгәнгә, аны улы чабындырган. Ул сугышка киткәч, бу мәшәкать килен өстенә төшкән. Килен, башына яулык бәйләп, кулларына бияләйләр киеп, бар көченә чапса да, тегесе “үтми” дип сукрана, ди. Хәл белергә кергән күршеләренә исә: “Пүчтәки дела икән ул хатын-кыз белән мунча керү!” – ди икән.