Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
16 сентябрь 2019, 12:51

СТУДЕНТ МУТЛЫКЛАРЫ

Сентябрь уртасыннан узып китте… Башкала урамнары студентлар белән тулды. Билгеле, алар турында йөремсәк мәзәкләр дә шактый. Шуларның берничәсен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

* * *
Ике студент имтихан барган аудиториядән чыга.
– Мин күнегүләрне эшли алмадым, дәфтәр битен ак килеш бирдем, – ди берсе.
– Нигә шулай иттең инде?! Хәзер безне тагын бер-беребездән күчергән дип уйлаячаклар.
* * *
Автобуста бер әби янында утырган ябык, хәлсез студентка:
– Нигә ул кадәр арыксың, улым, – дип эндәшә.
– Укырга бик күп бирәләр, әби.
– Кыяфәтеңә караганда гел «биш»кә укыйсың бугай.
– Юк.
Әби студентның кулбашындагы плащка ымлый:
– Кая, плащыңны булса да тотып барыйм, үзеңә бик авырдыр бит.
– Бу плащ түгел, әби, ә студент Шәмсетдинов. Менә ул укый дисәң дә укый – гел «бишле» ала.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ әзерләде.
Читайте нас: