Дустың булса, шундый булсын!
Әнгам Атнабаев бер төнне өенә кайтмый. Төне буе борчылып чыгып, таңны түземсезлек белән көтеп алган шагыйрьнең хәләл җефете иртән-иртүк телефон аша ирен эзли башлый. Атнабаевның җан дусты язучы Динис Исламовка шалтырата:
– Динис, саумы? Әнгам бүген өйгә кайтмады, сездә түгелме?! Динис Исламовның тотлыга-тотлыга биргән җавабы мондый була:
– Ә-ә-ә-әйе. Ә-ә-ә-әнгам бездә кунды. К-к-к-кайтып китүенә биш кенә ми-нут.
Телефоннан китәргә өлгермәгән ханымны телефон шылтыравы туктата. Трубкада Атнабайның дусты, шагыйрь Марат Кәримовның тавышы яңгырый:
– Исәнмесез! Әнгам белән озак утырып ташлаганбыз. Соң булгач, мин аны кайтармадым инде, үзебездә йоклаттым. Китүенә ун гына минут, каршы ал!