Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
13 сентябрь 2019, 01:50

“Бөгештермә, абзый!”

Роберт Миңнуллин мәзәкләре

Полковник белән өлкән лейтенант
Роберт Миңнуллин белән Зәки Зәйнуллинны йөрәк белән больницада ятканнан соң “Ливадия” санаториясенә җибәрәләр. Шагыйрь белән язучы көн саен дәваланалар, саф һавада йөриләр. Ял итүчеләрнең кайберләре, шагыйрьне танып, утырган җирләреннән торып басып: “Исәнмесез, Роберт Мөгаллимович!” – дип исәнләшеп калалар икән.
Бу хәл еш кабатлана башлагач, Зәки Зәйнуллин әйтмичә түзә алмаган:
– Ай-яй, син, Роберт, генерал кебек әй, узып киткәндә бөтенесе дә басып калалар!
Роберт Миңнуллин да җавапсыз калмый:
– Соң озата баручым полковник Зәки Зәйнуллин булгач, чыннан да, генерал дип уйлыйлардыр инде, – дигән.
Шагыйрьнең бу сүзләреннән икесенең дә күңеле була. Соңыннан З. Зәйнуллин шыпырт кына сорый икән:
– Синең берәр званиең бармы соң ичмасам?
– А как же! Мин синең кебек гади полковник кына түгел, ә запастагы өлкән лейтенант! – ди шагыйрь “өлкән” сүзенә басым ясап...
Аннары отставкадагы полковник белән запастагы өлкән лейтенант табибка керер өчен чиратка барып басалар.
Депутат Миңнуллин
Депутат Туфан Миңнуллинның машинасын ГИБДД хезмәткәре туктата. “Мин – депутат Миңнуллин!” – ди ул гөрелдәвек тавышы белән. Аннары үзенең нинди депутат икәнлеген аңлата башлый. Форма кигән егет тыңлап-тыңлап тора да:
– Бөгештермә, абзый! Депутат Миңнуллинның кем икәнен без яхшы беләбез! – ди. Депутат үзенең таныклыгын күрсәткәч кенә аңлашалар.
Туфан Миңнуллинның моңа, әлбәттә инде, җен ачулары чыга, юл буе сүгенеп кайта.
… Ә теге ГИБДД егете депутат Роберт Миңнуллинның күптәнге танышы булган икән.
Читайте нас: