Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
12 сентябрь 2019, 14:00

ИКЕ УРЫНЛЫК

Марат КӘБИРОВНЫҢ бер шәп шигыренә Илдус ФАЗЛЕТДИНОВТАН бер шәп пародия!

Марат КӘБИРОВ
СИН КИТКӘЧ
Өстәлдә ике чынаяк...
Ике урындык...
Өнсез калган карават та
Ике урынлык...
Бар да парлы. Бер нәрсә дә
Керәлмәс ватып.
Ике урынлык бүлмә бу,
Өченче артык.
Ике урынлык бүлмәмдә...
Ике урынлык...
Ялгызлык һәм сагыш яши,
Миңа урын юк.
1991.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ
ИКЕ УРЫНЛЫК
Шигъриятнең тәхете дә
Ике урынлык...
Тукай белән Такташ утыра –
Миңа урын юк...
1992.
Читайте нас: