Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
6 сентябрь 2019, 11:50

Рамил Чурагулга Мөнир Вафиннан пародия

Мәкаль, әйтемгә “су” өстәпҖыр язамын шуңа мин.

ҺӘР МӘКАЛЬДӘН — ҖЫР
Сүз йөртмә — гөнаһыннан кур(ы)к,
Кеше сүзе — кеше үтерә.
.................................................
Үлгәннәрнең каберен бел,
Исәннәрнең кадерен бел.
...................................................
Күрше хакы — Тәңре хакы.
..............................................
Дөнья малы — дуңгыз каны.
Олылардан калган сүз.
Юл газабы — гүр газабы.
Юл йөр(е)гәндә аңларсың.
..............................................
“Кыл яхшылык, көт явызлык”
Дисәләр дә кайчагын...
Рамил ЧУРАГУЛ
Безнең халык шундый тапкыр,
Әйтегез: амин, амин.
Мәкаль, әйтемгә “су” өстәп
Җыр язамын шуңа мин.
Халык мәкальгә сусаган,
Язамын тагы, тагы.
Язылачак җырлар тулы
Н. Исәнбәт* китабы.
*Сүз Нәкый Исәнбәтнең өч томлык мәкальләр һәм әйтемнәр китабы турында бара.
Читайте нас: