Берәү сөяркәсе белән урманда гыйшык-гыйшарәт кылып ята, ди. Күккә карап яткан хатын агач башында кеше барлыгын шәйли.
Шулчак теге кеше моны ишетеп, үзен сиздермәс өчен кәккүк булып кычкырып куя. Ир кеше кәккүктән гомеренең озынлыгын сорарга була.
– Кәккүк, әйт әле, минем күпме яшисем калган?
– Болай юеш җирдә ятсагыз, озак яши алмассыз, – дип җавап бирә “кәккүк”.
Колхоз саламын өючеләр йорт саен салам сатып йөри, ди. Аларга сугышта контузия алган (һәрвакыт чалбар төбен юешләтеп йөри) Фәһим карт та ияреп алган. Эшләшми эчеп тик йөри икән бу. Озак кына тагылып сыйланып йөргән Фәһим картка егетләрнең берсе чик куярга була:
– Кара әле, бабай, эшләшмисең дә безнең өлешкә кереп йөрисең бит син. Бар, кайт, булмаса.
– Тукта, нишләп алай дисең әле? Мин сугышта булган кеше. Комдив биргән именной пистолетым бар. Алып киләм дә, чүким мин сине хәзер.
– Нигә булсын. Әнә, кара чалбар төбеңә. Дарың юешләнгән бит.