Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
2 сентябрь 2019, 23:29

Инсур МӨСӘННИФтән бер шәп мәзәк

“Чакырылмаган кунак татардан яхшырак”

Элегрәк район гәзитендә эшләп йөргән елларда бер мәкаләдә “Чакырылмаган кунак татардан яманрак” (“Незваный гость хуже татарина”) дигән мәкальне кулланырга туры килгән иде. Ул сан таралып берничә көн үтүгә, шундыйрак эчтәлекле хат килеп төште.
“Нигә гел татарны хурлыйсыз? Татар булса, сезнеңчә гел я “яман”, я “начар”, я “хәтәр” булып чыга. Әллә сез дөньяда “яхшы” дигән сүз барын оныттыгызмы? Гәзитегездә кире кагу басып чыгаруыгызны таләп итәм! Әгәр басмасагыз, фәлән-фәлән Законның фәлән-фәлән мәддәсе буенча хөкемгә тарттырачакбыз”. “Менә сиңа пәрәмәч!” – диюдән башка чара калмады. Тик... кире кагу бирмичә дә ярамый. Бирми кара!.. “Клиент hәрчак хаклы”, – диме әле иң алдакчы алыпсатар да? Укучыдан гафу үтенеп, “яман” сүзен “яхшы”га алыштырып, кире кагу басарга мәҗбүр булдык. Ул менә ничегрәк килеп чыкты: “Кайбер укучыларга шундый-шундый мәкаләдәге “Чакырылмаган кунак татардан яманрак” дигән мәкальдәге “яманрак” дигән сүз ошамау hәм аны “яхшырак”ка алыштыруны таләп итүләре сәбәпле, югарыда әйтелгән сүзтезмәне “Чакырылмаган кунак татардан яхшырак” (“Незваный гость лучше татарина”) дип укуыгыз сорала”.
Читайте нас: