Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
28 август 2019, 00:33

Ыштансыз юмор

Башкортстанның һәм Татарстанның халык җырчысы Фән ВӘЛИӘХМӘТОВтан ике мәзәк.

“РАСЧЕТ”
Бер хатын исереп йөргән малаен әрли ди:
– Улым, мин сине болай булырсың дип үстермәгән идем. Йөземнән көлеп йөрисең, үзеңне кызганмасаң, күкрәк сөтен имезеп үстергән анаңны жәлләр идең, ичмасам.
– Әнкәй, туйдырдың шул күкрәк сөтеңне сөйләү белән. Эчсәм шул ике фләк сөтеңне эчкәнмендер инде. Хәзер фермага барып алып кайтам да, шуның белән расчет.
“ОРЛЫГЫ ШӘП БИТ”
Бер мари хатыны 11нче балага авырга узгач, врачка килә. Врач аны
тикшергәннән соң:
– Заманлар авыр бит, 10 бала гына җитмәс идемени? – дип сорап куя.
– Юк, монсының орлыгы әйбәт иде. Табам.
– Кемнән?
– Колхоз председателеннән.
Читайте нас: