Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
28 август 2019, 00:29

Италиядән көлкеле шигырь

Белдем шунда мөлкәт бүлү Бик авыр эш икәнне.Дөрес итеп хәтта бүлдек Утын ярган бүкәнне.

Чакмагыш районының Яңа Калмаш авылы кызы Рәмзия Шәрәфетдинова әлеге вакытта Италиядә яши һәм иҗат итә.
Туган республикасына ялга кайтканда китапларын да нәшер итәргә өлгерә. “Күңелем чаткылары” исемле беренче үзнәшер китабын 2015нче елда чыгарган иде. Шуннан соң аның “Чит илләрдә, ят җирләрдә”, “Күңелем хисләре”, “Канатлы хисләр”, “Тип әле син, йөрәккәем” дигән җыентыклары дөнья күрде. Ул менә дигән җитди шигырьләр белән беррәттән сатира-юмор жанрында да иҗат итә.
Рәмзия ШӘРӘФЕТДИНОВА-ЗИННӘТУЛЛИНА
ҮЗЕБЕЗ ДӘ ШАККАТТЫК
Бигерәкләр ялыктым бит
Яшәргә ирем белән.
Түзәрлегем һич калмады,
Сугыш, талаш бит гелән.
Икебезгә дә бик кыен,
Сызлый кайчакта йөрәк.
Мөгаен да кичекмәстән
Аерылышырга кирәк.
Ирем дә минем тәкъдимгә
Риза булды шунда ук.
“Тик мөлкәтне бүлешик, – ди, –
Мин түгелмен, ди, дундук”.
Белдем шунда мөлкәт бүлү
Бик авыр эш икәнне.
Дөрес итеп хәтта бүлдек
Утын ярган бүкәнне.
Бар мөлкәтне бүлеп беткәч,
Калды бүләргә бала.
Ике кыз, бер улыбыз бар,
Алар кем белән кала?
И, бәхәсләштек, талаштык,
Баланы булмый бүлеп.
...Ә балалар карап торды
Без бүлешкәнгә көлеп.
Азактан уртак фикергә
Килә алдык без алай.
Балалар дөрес бүленер
– Тагын тапсак бер малай.
Шуңа бер бала уе белән
Бүген иртәрәк яттык...
Ә иртәнгә дуслашканбыз,
Үзебез дә шаккаттык!
Читайте нас: