Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
26 август 2019, 23:58

Роберт МИҢНУЛЛИНнан ике мәзәк

Роберт Миңнуллинның әнисе Гөлҗәүһәрне сыеры сөзә.

Чама белергә кирәк!
Шагыйрь Марат Кәбиров, бераз салып алгач, якташы шагыйрь Роберт Миңнуллинга бәйләнә икән:
– Син дә Сөн буенда тугансың, мин дә – Сөн буенда. Син дә – шагыйрь, мин дә шагыйрь. Син дә – талантлы, мин дә... Ләкин сиңа бер үпкәм бар әле, Роберт абый. Сөн турындагы бөтен шигырьләрне, бөтен җырларны язып бетергәнсең. Миңа берне дә калдырмагансың. Халык шагыйремен дигәч тә, алай ук ярамый бит инде! Бераз чама белергә кирәк!..
Сөзгәк сыер
Роберт Миңнуллинның әнисе Гөлҗәүһәрне сыеры сөзә. Аны авыр хәлдә Актаныш больницасына алып китәләр. Терелеп кайтуына теге сыер, әллә оятыннан, әллә ачлыктан, каядыр китеп югала. Бу соңгы хәбәрне ишеткәч, Роберт Миңнуллинның тагын да ныграк кәефе китә:
– Әнкәйне сөзгәнче югалса да булыр иде бит инде ул сыерга, – ди ул уфтанып.
Читайте нас: