Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
20 август 2019, 13:38

Сәрия ВАХИТОВА. СУМКА. Истәлек

1нче сентябрь якынлаша. Әти-әниләр балаларын мәктәпкә әзерли, кием-салымын хәстәрли, кәнсәләр тауарлары кибетенә йөгерә. Исегездәме, мәктәпкә йөрергә сумка да кирәк бит әле!Үзе дә укытучы булып эшләгән Сәрия Вахитованың истәлеге нәкъ менә сумка турында.

Соңгы дәрестән качарга сүз куешты тугызынчы “А” сыйныфы. Кинәт кенә кемнеңдер авызыннан чыккан бу кыю фикер барысына да ошады. Җитмәсә, май кояшы да, хуплап, нәкъ Тукайдагыча “Ташла дәресең, күңелең ач!” дип, тышка чакыра. Ләкин аның өчен, сиздерми генә, җыештыручы Майтап апаның “амбразура”сы аша үтәргә кирәк. Өелешеп, сыйныф белән сумка күтәреп чыга башласалар, уйны сизеп калачаклар. Ә сумкасыз чыксаң, беркемнең күңелендә шик тумаячак. Шунлыктан, тәнәфескә звонок булгач та, укытучы чыгып китү белән, икенче каттагы ачык тәрәзәдән җиргә сумкалар оча башлады. Бәхеткә, моны укытучылар күрми, чөнки сыйныф тәрәзәсе мәктәпнең арткы ягына караган иде.
Кыңгырау шылтырагач та бәдрәфкә йөгергән Зәйнәпкә, кире килгәндә, каршысына сумкасын инде җирдән эләктереп, арт яклап өйләренә җилдергән сыйныфташларының аркалары гына күренеп калды. Зәйнәп җирдә үзенең сумкасын күрмәгәч, йөгереп мәктәпкә кереп китте. Исәбе сыйныфташларын куып җитү иде. Класска кергән уңайга, тиз генә сумкасын тәрәзәгә атып бәрде һәм... челтерәп пыяла коелып та төште.. Кыз да каушавыннан коелып төште. Әллә инде ишек ачылганга тәрәз ябылган булган, әллә Зәйнәпнең начар күргән күзләренә ачык тоелган.
Тиз аңына килде Зәйнәп. Аяк киемен салып тиз генә коридорның икенче почмагына йөгерде. Йөрәге дөп-дөп тибә. Менә тәрәз ватылган тавышны ишетеп коты очкан сыйныф җитәкчесе класска җилдерә. Мәктәп директоры да, кабинетыннан чыгып, тугызынчы класска юнәлде. Боларны күзәтеп торган Зәйнәп, батырлыгын җыеп, аяк киемнәрен киеп, шык-шык басып, берни булмагандай, директор артыннан ук класска килеп керде. “Менә, тәрәзәне ачык калдыргансыз да,тәрәзә ватылган”, — диде ни әйтергә белмичә кызарып-бүртенгән класс җитәкчесе.
Зәйнәпне бу хәлләрдән коткарып дәрескә кыңгырау шалтырады. Укытучылар дәрескә кереп китте, кыз да кайтырга чыкты. Ләкин... могҗиза... ыргыткан җирдән сумкасын тапмады. Ни уйларга да белмәде. Көн дә мәктәптән урам тутырып шау-гөр килеп классташлары белән кайтырга күнеккән кыз бүген сумкасы юклыкка кайгырып, күңелсезләнеп кенә бакча артлап кайтып китте. Әтисеннән дә бик шөрли. Ә Имамгали абыйның закуны каты, ишле гаиләдә балаларны тәртиптә дә тотырга кирәк бит.
Кич җитте. Башта бер уй – сумка юк. Китап-дәфтәрләр дә юк. Ел азагы булса да уку бетмәгән бит әле. Көяләнүеннән Зәйнәпнең тамагыннан аш үтмәс булды. Эшеннән гел көтү кайтканнан соң гына кайта торган Имамгали абый да бу көнне нигәдер иртәрәк кайтты. Урам буйлап кайткан көтүне каршыларга эскәмиягә кызы кырына әтисе белән әнисе дә да чыгып утырды. Шулвакыт тузан туздырып җилдергән бер бишекле мотоцикл күренде. Көтү кайтканчы кайтып җитим дип ашыгадыр инде бу, дип сөйләнде Имам абый. Ләкин мотоцикл нәкъ Зәйнәпнең әтисе алдына килеп туктады. Мәктәп директоры мотоциклыннан төшеп, исәнме, Имамгали абый дип күрешкәннән соң, кызга борылып, Зәйнәп, бу синеке бугай, дип, бишегеннән... кызның югалган мәктәп сумкасын алып бирде.
Аклы-күкле булды кыз. Мең төрле уй йөгерде башыннан. Шуның берсен чатнатып әйтте теле: “Бәй, классташым Шамилгә биргән идем, ул велосипедлы булгач, алып кайтам дигән иде”. – “Мин килсәм, мотоцикл бишеге өстендә ята иде, шаяртып ташлап калдырган инде алайса”, – диде директор. Аның мотоциклын гел мәктәпнең арткы ягына куйганын да белә Зәйнәп. Дәрестән качып кайткан вакытта директор мотоциклын кем карап тора инде!
“Менә әнисе, – диде Имамгали абый, – хәзерге балалар мәктәпкә укырга гына йөрү түгел, сумкаларын да йөртмиләр. Сумкаларын да директор китереп бирә”. Ни еларга, ни көлергә белмәде Зәйнәп. Шулай да сумка табылу шатлыгы көчлерәк иде аңарда.
Икенче көнне класс җитәкчесеннән ару эләкте сыйныфка. “Ваткансыз, качкансыз”, – дип нык кына шелтәләде ул аларны. Ләкин шул килеш кем тәрәзә ватканын беркем дә белми калды.
Без капчыкта ятмый, барыбер тишә, дип, 35 ел үткәч, бер җылы гына очрашу вакытында сөйләде классташым Зәйнәп бу хәлләрне миңа. “Ләкин ул сумка нишләп турылап директорның мотоцикл бишегенә килеп төште икән, шуңа гына аптырыйм. Яки җирдән алып аны берәрсе шаяртып бишеккә ыргытты микән.. Менә бу миңа һаман та бер чишелмәгән табышмак булып тора инде”, – дип өстәде ул.
(Автор орфографиясе сакланды.)
Автор турында: Сәрия Сәгыйть кызы Вахитова (Латыйпова ) 1967нче елның 13нче мартында Чакмагыш районы Калмашбаш авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Китапханә техникумын, БДПУның татар теле һәм әдәбияты, башкорт теле һәм әдәбияты факультетларын тәмамлый. Һөнәри уңышлары белән беррәттән иҗатка гашыйк. Җырчы, композитор Гүзәл Диникеева белән җырлар иҗат итә. Язган картиналары район һәм башкалада оештырылган күргәзмәләрдә катнаша. Ике кызы – аның горурлыгы. Эльвера Бәләбәй татар гимназиясендә укыта, Айгөл – нефть университеты талибәсе.
Читайте нас: