Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
16 август 2019, 17:21

Миләүшә ГЫЙЛЬМАНОВА шигыренә Мөнир ВАФИНнан пародия

Нигә бит-кулны юарга,Барыбер катып бетә.Дуслашулар да кирәкми,Барысы сатып бетә.Кыз-егет булып йөрүнеңБелмим, нинди кызыгы.Барыбер дә караваттаТәмамлана азагы.

Миләүшә ГЫЙЛЬМАНОВА
ЯШИБЕЗ БИТ АЛДАНЫП
Хыянәт булганын белсәм,
Берсен дә сөймәс идем,
Яшьлегемдә мәхәббәттән
Мин янып көймәс идем.
Юлларга да чыкмас идем –
Афәтләр очрап тора,
Йокыдан да тормас идем,
Кич барыбер ятарга.
Нигә бу битне юарга
Ул барыбер пычрана,
Корсак барыбер ача бит,
Нигә тагын ашарга?
Бар да үтә һәм көн саен,
Тора ул кабатланып,
Бар да үтүен белсәк тә,
Яшибез бит алданып.
Тик алда яхшы көтә дип,
Гел ышанасы килә,
Бу тормышның уртасында
Кайнап аласы килә.
Мөнир ВАФИН
НИГӘ?
Нигә бу битне юарга,
Ул барыбер пычрана.
Корсак барыбер ача бит,
Нигә тагын ашарга?
Миләүшә ГЫЙЛЬМАНОВА
Нигә бит-кулны юарга,
Барыбер катып бетә.
Дуслашулар да кирәкми,
Барысы сатып бетә.
Кыз-егет булып йөрүнең
Белмим, нинди кызыгы.
Барыбер дә караватта
Тәмамлана азагы.
Кич кабат ятасы булгач,
Иртән нигә торамдыр?
Барыбер күзләр яшьләнгәч,
Нигә авыз ерамдыр?
Корсак барыбер ача бит,
Нигә ашап торырга?
Барыбер бер үләсе ич,
Нигә яшәп торырга?
Нигә, нигә дип үкенү
Минем казамдыр инде.
Мәңге басылмас шигырьләр
Нигә язамдыр инде?..
Читайте нас: