Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
15 август 2019, 21:51

Муллага охшауның файдасы

Муллага охшавым белән явыз максатта файдаланам.

Әлиф Галимов
Әлиф Габдулла улы Галимов Благовар районы Иске Күчәрбай авылында дөньяга килгән. Туган авылында урта белем алганнан соң Мәләвездә автомәктәп, Уфа Автотранспорт техникумын тәмамлый. Хәрби хезмәттә була. Сәүдә, коткару хезмәте, машиналар төзәтү тармакларында эшли.
Әлиф Галимов иҗатының төп жанры сатира-юмор булса да, җитди, шул исәптән дини темаларга да шигырьләр яза. Соңгы чорда каләмен прозада да сыный башлады. Аның иҗаты республиканың “Кызыл таң” һәм “Өмет” гәзитләрендә, “Тулпар”һәм Казанда нәшер ителүче “Чаян” журналларында һәрдаим чыгып тора.
Иҗатына ихласлык, хакыйкатьне турыдан ярып салу кебек сыйфатлар хас.
2014-2015 елларда республикада үткән “Балкыш” конкурсында сатира-юмор жанрында иҗат итүчеләр арасында икенче урын яулады. Агымдагы елда Бәләбәйдә узган “Илһам чишмәләре” шигърият фестивалендә Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулу уңаеннан уздырылган “Тугрылык һәм бурыч ялкыны бөек юлыбызны яктыртсын!” дигән номинациядә җиңүгә иреште.
Мөнир ВАФИН.
Муллага охшауның файдасы
Мине күпләр муллага охшата. Түгәрәк йөз, бәләкәй генә күзләр, кәҗә сакал, башыма да Казаннан алып кайткан яшел укалы түбәтәемне киеп алсам, дин әһеле кыяфәтенә керәм дә куям.
Бер көн шулай машинамда музыка тыңлап барганда мине ЮХХДИ хезмәткәре туктатты. Хәтер дә начар, корсак та зур – каешымны эләктерергә онытканмын.
– Лейтенант Айбулатов, документларыгызны күрсәтегез, штраф түләргә туры килер, – ди бу.
Күренеп тора, мөселман икәнлеге йөзенә язылган. Мин дә аптырап калмадым, беренчегә түгел, ятлап беткән сүзләр:
– Үзегезгә генә түләр идем дә бит, әлегә акчам юк, җеназага китеп кенә барам,– дигән булдым.
– Нинди акча?! Нинди җеназа?! – ди бу.
– Эш шунда, иптәш лейтенант, мин мәчеттә эшлим, имам булам, сезнеңчә – мулла. Җомга көнне гөнаһ алмагыз, бер мәрхүмгә ахирәт газапларыннан котылырга ярдәм итә торган дога укырга китеп баруым, соңга калсам, миңа да, сезгә дә гөнаһасы төшәргә мөмкин. Акча өчен түгел, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен укыйм. Гадәттә, һәр кеше үз хәленнән чыгып түли ала, – дидем мин. – Менә сез дә, штраф түләү минем хәлемнән килмәгәнне аңлап Аллаһының ризалыгы өчен кисәтеп кенә җибәрсәгез, догаларның берсен сезгә дә багышлармын.
– Мин бит исән, юкны сөйлисең! – диде ул ачуланып.
– Догаларны исәннәргә дә багышлыйлар: эшегез уңсын, бу изге җомга көнне күбрәк кяферләр генә юл кагыйдәләрен бозсын дип, сөйләп киткәч, лейтенант елмаеп җибәрде:
– Ашык, хәзрәт! Мә документларыңны, мәетне көттермә! – дип озатып калды.
Мин каешымны эләктереп, кая китеп барганымны искә төшерергә тырышып кузгалып киттем.
Чираттагы тапкыр кыяфәтем мине коткарып калды. Ләкин бу ялганнарым өчен Ходай каршында ничек җавап бирермен? Анысын да уйларга кирәктер.
Әлиф ГАЛИМОВ.
Читайте нас: