Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
2 август 2019, 12:29

ДЕСАНТЧЫЛАР ТУРЫНДА МӘЗӘКЛӘР

Бүген бөтен “прогрессив җәмәгатьчелек” Һава десанты гаскәрләре – десантчылар көнен билгели. 1930 елның 2 августында 12 кешелек тәүге десантчылар төркеме, хәрби задание үтәү өчен, Воронеж шәһәре янында самолеттан сикерә. Шуңа да әлеге көн Һава десанты гаскәрләренең туган көне булып исәпләнә. Десантчылар көне – күпләр өчен гаилә бәйрәме ул. Чөнки бу көнне, беркая да бармыйча, гаиләң белән өеңдә, телевизор каршында утыру күпкә хәерлерәк. Аеруча безнең якларга илнең көньяк төбәкләреннән килгән кеше булсаң...Десантчылар – күңеле халык. Алар фонтаннарда су керергә, башлары белән кирпеч, шешә ватарга ярата. Ни өчендер, аларны күрү белән, Төньяк Кавказ, Урта Азия якларыннан килгән кешеләр, мәчегә очраган тычканнар кебек, як-якка таралыша.Десантта хезмәт иткән укучыларыбызны бәйрәмнәре белән ихлас котлап, без десантчылар турында бер шәлкем мәзәк тәкъдим итәбез.

* * *
Десантчы-курсант самолеттан сикерер алдыннан командирыннан сорый:
– Ә парашютым ачылмаса, нишләргә?
– Минем янга кире килерсең, икенчесен бирермен.
* * *
Десантчылар самолеттан сикерә. Командирлары:
– Беренче китте, икенче китте, өченче... – дип исәпләп тора. Шулвакыт, нидер исенә төшкәндәй:
– Тә-әк, парашютларны онытмыйбыз, онытмыйбыз! – дип өстәп куя.
* * *
Десантчы самолеттан сикерер алдыннан командирыннан сорый:
– Ә парашютым ачылмаса, нәрсә булыр?
– Җиргә беренче булып төшәчәксез.
* * *
– Космонавтлар көнендә һәммәсе дә космонавт булырга хыяллана.
– Бухгалтерлар көнендә һәммәсе дә бухгалтер булырга хыяллана.
– Десантчылар көнендә генә һәммәсе дә исән-имин өйләренә кайтып җитү турында хыяллана.
* * *
Аэродромда инструктор десантчыларга самолеттан сикерү тәртибен аңлата:
– Иң мөһиме, курыкмагыз, – ди ул. – Статистика буенча, мең парашютның берсе генә ачылмый. Ә сез монда – барлыгы 200 кеше.
* * *
Зоопарк директоры куркып, ВДВ училищесы җитәкчесенә шылтырата:
– Сезнең курсантыгыз парашюттан сикергәндә, тигрлар утырган вольерга килеп төшкән!
– Шуннан нәрсә?
– Бәй, тигрлар ач һәм явыз бит, ә курсантыгыз алар белән бергә!
– Юк инде, тигрларыгызны коткару хәстәрен үзегез күрегез!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: