Шуны истә тот: армия өч төп сыйфат тәрбияли — эшкә нәфрәт,
ерткычларныкыдай аппетит һәм пәһлеваннарныкыдай йокы.
Армиядә дөреслек эзләсәң — чираттан тыш наряд табарсың.
Дембельгә кадәр яшәргә теләсәң, пешекче белән дуслаш.
Автоматыңны ярат. Ул кыз түгел — хыянәт итмәс.
Нигә армиядә КВН юк? Чөнки бөтен шуклар — «губа»да, ә тапкырлар — хастаханәдә.
Солдат ковбой кебек атарга һәм аның аты кебек чабарга тиеш.
Солдатның дүрт аяклы иң яхшы дусты — карават.
Итекләрнең авырлыгын белмәгәннәр тапочкаларның җиңеллеген тоймас.
Солдат күбрәк йоклаган саен зыяны азрак.
Тәмәке тарту солдат ашханәсендә ашауга караганда куркынычсызрак.
Армиядә хезмәт итмәгән ир — бала тапмаган хатын кебек.
Алла маймылдан кеше ясаган, ә армия аңардан ат ясый.
«Отбой!» — солдатның намус белән үтәгән бердәнбер командасы.
Солдат эштән курыкмый — ул аңа сәгатьләр буе карап тора ала.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ язып алды.