Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
23 июль 2019, 12:46

Виниса ФӘТТАХОВА. Шәп кода. Юмореска

Даими авторыбыз Виниса Фәттахова дөньяга элегрәк туса, аны чичән дип йөртерләр иде. Халыкчан җылы юмор, җор тел, ихласлык — аның әсәрләре, үзе кебек үк елмаеп-көлеп тора. Сезгә аның янә бер юморескасын тәкъдим итәбез.

Хәдичәнең зур кызы медучилище тәмамлады да, бер районга эшкә китте. Ара ерак булу сәбәпле кызы гел генә кайтып та йөри алмады. Менә, әле дә Хәдичә үзе барып кайтырга булды кызы янына. Район үзәгенә исән-имин барып төште. Кызы яшәгән авылга бара торган автобуска билет алды. Озак та көттерми автобус та килеп җитте. Хәдичә билетында күрсәтелгән урынга барып утырды. Алдагы ике урынга бер исерек ир белән мөлаем генә йөзле бер ханым утырды.
Автобус кузгалып та китте. Шуннан кәмит тә башланды. Бу исерек ирнең сүгенгәнен магнитофон тасмасына яздырып, айныгач, үзенә тыңлатсаң, бәлки, башкача аракыны авызына да капмас иде. Сүзнең башы сүгенү белән башланды, азагы да шуның белән бетте. Авылның бөтен кешесен, колхоз рәисеннән башлап, көтүче Чәүкә Хәмиткә тиклем тиргәп, барлап чыкты бу. Берәрсе берәр сүз әйтсә. Хәер, кемнең аның белән бәйләнәсе килсен инде?! Хатыны да бер сүз дә эндәшмәде, әллә куркып, әллә үзе шундый тыныч, түзем кеше. Кыскасы, бу күренеш Хәдичәнең һушын алды. Инде, Ходаем, нәселдә дә булмады мондый зат, киләчәктә дә була күрмәсен балаларыма тәүфыйк бирсен, кода-кодагыең шундый була күрмәсен, дип уйлады.
Кызының исән-имин яшәгәнен күрде, бик канәгать булып, сөенеп икенче көнне кайтып та китте, чөнки Хәдичә эшли иде. Ял көненә генә килгән иде.
Аннан соң байтак кына вакыт үтте. Хат алышып тордылар. Ул вакытта бөтен кешедә дә телефон юк иде. Менә, бүген дә эштән кайтуына хат китергәннәр Ул Халидәдән иде. “Әнием, киләсе атнага мине синнән кияүгә сорарга киләләр. Киявең буласы кеше һәм аның әти-әнисе белән бергә кайтабыз”.
Кодалары килүенә Хәдичә бик нык итеп әзерләнде. Йөз кызарырлык булмасын, дип тырышты. Шулай бер атна вакыт үтеп тә китте. Бүген, Аллаһы боерса, кызы белән булачак кияве, булачак кода-кодагый кайта... дип уйлап, яхшы кәеф белән уянды йокыдан. Тиз генә аш салып җибәрде. Көне дә бит нинди матур, Аллаһ биреп тора, дип сөенде, кояшлы аяз күккә карап. Тиз генә кече кызы белән ихатаны да себереп алырга булдылар. Әллә ни чүбе күренмәсә дә, кызын кодаларга киләләр бит...
Себеркене кулына гына алган иде, капка шыгырдады. Кызы, булачак кияү белән кода-кодагый күренде. Боларны күрү белән Хәдичәнең йөзе агарып, күз аллары караңгыланып китте. Хәдичә кул биреп исәнләшү, танышу урынына урам тутырып сөрән салырга тотынды, чөнки ул алар белән бик тә таныш иде инде. Кода дигәне теге автобуста сүгенгән кеше булып чыкты. Шулай да, кодагый буласы кеше бик тә тыныч, әдәпле кеше иде. “Йә инде, Хәдичә, эчкәч кеше ни сөйләмәс, син аны гафу ит инде. Балалар бер-берсен ярата бит, өзелеп тора берсе өчен берсе...” – дип, аны үгетләргә кереште.
Тик Хәдичәнең ишетәсе дә килмәде бу сүзләрне. Булачак кода белән кодагый бу хәлдән югалып калдылар. Кода оятыннан үлә язды... Шунда кече кызы, йөгереп, әнисе янына килде дә: “Әни, тукта әле, тавышланма, Халидә апаның бәбие булачак икән, әнә, җизни белән “бала коляскасы алабыз да китәбез” , – дип сөйләшәләр.
“Бала” сүзен ишеткәч, кемнең күңеле эремәс тә, йомшармас... Хәдичәнең башкача чарасы калмады. Риза булды. Гөрләтеп туй ясадылар. Тупылдап торган уллары туды. Гөрләтеп дөнья көтә кызы белән кияве. Сөеп-сөелеп яшәп яталар. Ә кодасы бу хәлдән соң бөтенләй эчүен ташлады һәм сүгенми башлады...
Д.Булатова фотосы.
Читайте нас: