Илдә кешеләрне клонлаштыру башланды. Клоннарны тиз үстерү ысуллары табылганнан соң, бу эшкә махсус хезмәтләр дә алынды. Алар иң беренче эш итеп мавзолейда яткан Ленинны клонлаштырырга булды. Күпмедер вакыт үткәч, клон Лениннар үсте, Казанның Ульянов-Ленин исемендәге университетыннан соң революционерлар әзерләү өчен диверсантлар мәктәбендә әзерлек узды. Аннан аларның култык асларына Марксның “Капитал”ын кыстырып, чит илләргә десант ташладылар. Бераздан дөньяның төрле илләрендә революцияләр башланды. АКШта, Англиядә, Франциядә, Германиядә һәм башка илләрдә хакимияткә коммунистлар килде. Ләкин алар яңа проблемалар китереп чыгарды: һәрбер Ленинга Крупскаяны клонлаштырырга туры килде. Дөньяда социализм тантана итте. Русиядә ил президенты итеп Зюганов куелды. Дөньяда кабат азык-төлек кытлыгы, талоннар, яхшы кием-салым һәм машина алу өчен чиратлар хасыйл булды.
Татарлар, әлбәттә, Тукайның клонын ясады. Анысы үсте, иҗат итте. “Су атасы”, “Сәнгать шүрәлеләре”, “Кисек тел” һәм башка әкиятләрен, поэма һәм шигырьләрен иҗат итте. Фатир алалмады, чөнки төзелеш туңдырылып, ул торак алуда алданучы булып калды. Шигырьләреннән килгән гонорарлар кунакханәләргә җитмәгәч, китапханәләрдә тартмалар өстендә яшәргә мәҗбүр булды. Хакимияткә, сәясәткә каршы шигырьләр язды. Милләттәшләре хакимияттән куркып Тукайдан йөз чөерде. Шагыйрь фәкыйрьлектә, ялгызлыкта иза чиккәннән соң, 27 яшендә дөньядан китеп барды. Оппозициядәге татар галимнәре Кол Шәрифне клонлаштыру эшен башлады. Ләкин бу вакытта немецларның яшереп кенә клонлаштырган Гитлеры, французларның Бонопартны, Кытайларның Мао Цзэдуны өченче бөтендөнья сугышын китереп чыгарды. Аларны җиңәр өчен, бәхеткә, Кремльдә Сталин клоны үсеп килә иде...