Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
26 июнь 2019, 00:35

Рәзиф ЗЫЯТДИНОВтан шәп юмор

Рәзиф ЗЫЯТДИНОВтан шәп юмор
Зыятдинов Рәзиф Рәхим улы Башкортстанның Балтач районы Нөркә авылында туган. Бишенче сыйныфта укыганда Балтач районы гәзитендә беренче шигырьләре дөнья күрә. Шул еллардан алып гомер буе иҗат итә. Кырык елдан артык Борай районының “Алга” гәзитендә эшли. Менә дигән публицист булу өстенә, сатира-юмор жанрында да эшли. Берничә китап авторы.
САУ БУЛ, КОЛХОЗ!
Эштән кайтып бара идем, каршы як тыкрыктан имән гәүдәле, кып-кызыл йөзле, аю кебек бер адәм килеп чыгып, мине кочып алды.
– Вәли, Алла каргаган нәрсә, синме бу, классташ?!
Шундый матур сүзләрне әйтә-әйтә ул минем аркама көрәктәй куллары белән суга, ул суккан саен мин бер илле өскә сикерәм, ә теге тынычланырга уйламый да.
– Бәй, Хәмит, син түгелме соң бу?
– Мин шул, мин…
Икебезгә дә күңелле булып китте. Ни дисәң дә, без классташлар идек. Инде очрашамаганга да бер утыз ел тулып килә.
– Син әле дә шул хәерче, әллә хәбәрче булып йөрисеңме? – ди төртмә телле Хәмит, киң елмаеп, – мин бит, брат, Себердән кайтып киләм.
Ул бер минут эчендә үзенең Сургутта яшәгәнен, өйләнгәнен, ике баласы барлыгын, “Вольво” машинасында йөреп җиләгәнен, әле “Мерседес” алырга җыенганын сөйләп бирде.
Хәмит белән бергә үстек. Укуда әллә ни алдырмаса да, туры сүзлелеге, дуслары өчен җан да кызганмавы белән аерылып тора иде.
– Әйдә, малай, Себергә, ятма монда кәгазь пычратып, ыштан туздырып, әнә мин аена унбиш көн эшләп 60 мең сум хезмәт хакы алам, синең еллык акчаң бит ул.
Хәмит елмаеп сөйләп тора, ә минем хәтергә келт итеп безнең чыгарылыш кичәсе, ягъни урта мәктәпне тәмамлау хакында аттестат алган көн искә төште.
Мәктәпне тәмамлаганда, безне класс белән колхозда калырга күндерделәр. Башта әти-әниләрне үгетләп чыктылар. Аларның барсы да тракторчы, терлекче иде. Җитәкчеләрнең сүзләренә каршы тора алмадылар.
– Менә бер ел колхозда эшләп торырсыз да, алдагы елдан дүрт ягыгыз кыйбла, – диде мәктәп директоры Фәрит Имамович.
– Бөтен районга даныгыз таралачак, – диде класс җитәкчесе Фәнүсә Сәетовна, безнең алда булачак колхоз тормышын гүзәл буяулар белән сурәтләп.
Бер кичкә кер мичкә дигәндәй, бу үгетләүләрдән соң, класста арурак укыганнар да авылда калырга булды. Калырга булгач, калырга. Бу эшне зур тантана белән үткәрергә җыендылар. Аттестат биргән көнне өч елга бер тапкыр да мәктәпкә кереп тә чыкмаган колхоз рәисе дә күренде.
Тантаналы линейкага бастык. Иң беренче булып сүзне мәктәп директоры алды.
– Бу балалар, – диде ул күтәренке тавыш белән, – районга гына түгел, республикага инициатива белән чыктылар, үзләренең колхозда калулары белән югары уңганлык, безгә мәктәп биргән тәрбиянең үтемлелеген күрсәттеләр.
Аның артыннан колхоз рәисе, зур корсагын сөйрәп, микрофон алдына килеп басты:
– Сезнең алда зур юллар ачык, – диде ул, – сезне мул уңыш бирә торган иген кырлары, күп сөт бирә торган колхоз сыерлары көтә.
Ул рәис булып эшләгәндә, безнең колхоз гектардан ун центнер да уңыш ала алмады, сыерлар күтәртү хәлендә иде, әлеге саннарны кайдан алгандыр.
– Колхозда калучылар исеменнән кем чыгыш ясый?
Бераз тын тордык. Отличница Кәримәне өйрәтеп куйганнар иде, ул юбкасын төзәткән арада безнең арттан Хәмитнең тавышы ишетелде.
– Мин дә бер-ике сүз әйтсәм ярармы?
– Рәхим ит, Зарипов.
Директор шул сүзе белән хата ясады. Югыйсә, башкисәр булып танылган Хәмитнең кем икәнен белә иде ул. Без колхозда калырга күнгәндә, Хәмит кулын сындырып Сәйтәк дәваханәсендә ята, кичә генә кайтып дәрескә кергән иде.
– Мин колхозда калмыйм, абый, – диде ул колхоз рәисенә карап.
– Ни өчен?
– Әти-әни кебек колхозда эшләп чиләнәсем килми. Әти гомер буе колхозда ат кебек эшләде, өстенә юньле кием кимәде. Әни сыер савып изаланды, юньле хезмәт хакы күрмәде.
Күреп торабыз: җыелышның сценарие бозылды, колхоз рәисенең йөзе кызарды, муенындагы кан тамырлары бүртеп чыкты. Директордан сорап куйды: “Кем малае бу?” “Тракторчы Фәнәви малае”, – диде тегесе. Ә безнең Хәмит сибә генә.
– Колхозда калырга булгач, нигә колхоз рәисенең “өчле”гә укыган малаен авыл хуҗалыгы институтына илтеп тыктылар, баш агроном кызы нигә табибка укый? Үткән ел берсе дә колхозда калмады бит.
– Авылда калганнар начар яшимени, Зарипов!
– Авылда иң әйбәт яшәгәне колхоз рәисе белән баш бухгалтер, аннары авыл советы рәисе белән мәктәп директоры, калганнары борыны белән җир сөрсә дә, мантый алмый.
Бу сүзләрне ишеткәч колхоз рәисе ишеккә юнәлде.
– Провокация бу! Моны сез юри оештыргансыз, – диде ул усак яфрагы кебек калтыранып торган укытучыларга күзенең агы белән карап.
Икенче көнне мәктәпкә, мәктәп тарихында беренче буларак районның башка җитәкчеләре дә килде. Нәтиҗәдә, мәктәп директорын эшеннән алдылар. Хәмиткә берни булмады, “өчле”ле аттестаты белән чыгып китте. Класс җитәкчесе нидер әйтергә уйлаган иде дә, Хәмит: “Апа, сез үзегез дөресен сөйләргә өйрәттегез бит”, – дип, авызын каплады.
Шушы Хәмит белән сөйләшеп торабыз бүген.
– Хәмит, әле дә хакыйкатьне ярып саласыңмы?
– Бер тапкыр салган идем, ике ай эшсез утырдым, хәзер бит тоталитар режим түгел, демократия, тәнкыйть өчен теге дөньяга да җибәрергә мөмкиннәр.
Ә теге елны беребез дә авылда калмадык.
Читайте нас: