Сабый туып берничә атна узу белән елмая, күпмедер айдан көлә башлый. Әлбәттә, барысы да бертөрле түгел. Ана карынында позитив, көлке яңгырап торган мохитне сеңдергәне иртәрәк елмая һәм көлә башлыйдыр дип уйлыйм. Яралгыга музыкага тәэсир итә икән, ни өчен көлү итмәскә тиеш соң? Безнең халык, гомумән, көләргә ярата. Кемдер егылып китсә дә көлә. Чөнки кемнеңдер ялгышып тәнен авырттыруы, (бәлки имгәнүе дә) аңа кызык. Чөнки үзе егылмаган, ул шуның белән аннан өстен. Кемдер аерылышса да кызык табучылар бар. Машинасын бәрсә дә, башка төрле казага юлыкса да. Хәтта палач балтасы астында да көлә. Балтасын үткерли белмәгәне өчен палачтан көләдерме, үзеннәндерме, бер Ходай белә.
Көлке дәрәҗәдә хезмәт хакы һәм пенсия алучыларга да көлү ят түгел. Пенсионерлар аена бер көлә, эшләп йөрүчеләр получка һәм зарплата көннәрендә. Мескен хезмәт хакы алучы ул акчаның азлыгыннан, зуррак вазыйфада утыручы хезмәткәрләренең шул мескенлегеннән, үзенең эш хакын үзе билгели алу сөенеченнән көлә. Коммуналь түләүләр: утка-суга квитанция алгач та көлүчеләр бар диләр. Болары инде палач балтасы астындагы кешенең көлүе кебек.
Көлүне өйрәнү буенча фән дә бар икән. Ул “гелотология” дип атала. Аңа XX гасырның 60 елларында АКШ психиатры Уильям Фрай нигез салган. Дөрес, көлүне өйрәнүдә аңа кадәр Демокрит, Кант, Шопенгауэр, Гегель һәм башка галим, табиблар да булган. Көлүнең файдасы турында хезмәтләр дә язылган.
Аларга караганда көлү терапиясенең өч төре бар:
- классик (кызыклы хәлләр, анекдотлар, мәзәкләр, юмористик тапшыру, фильмнар, китаплар);
- кытыклау, үзен ясалма көлергә мәҗбүр итү, көлү йогалары;
Соңгысы чит илләрдә хастаханәләрдә авыруларга чирләрен онытып торсын өчен махсус үткәрелгән терапия. Русиядә аның кирәге юк. Чөнки барлык медицина көлке театры кебек. XXI гасыр булуга карамастан дарулар юк, булганнары акбурдан эшләнгән, табиблар җитми. Болай дәвам итсә, операциягә әзерләгән анестезиолог авыруны көлдереп йоклата башлаячак. Иң көлке табибы паталогоанатом булачак.
Бу урында бер мәзәкне дә искә төшерү урынлы булыр. Табибка аркасына пычак кадалып торган ир килә.
– Авыртамы? – дип сорый табиб.
– Көлгәндә генә, – дип җавап бирә тегесе.
Ул милләттәшебез булгандыр инде дип уйлыйм.
СССР заманында “Крокодил” сатира-юмор журналының тиражы миллионнар белән исәпләнде. “Чаян” һәм “Һәнәк” тә йөзләрчә мең тираж белән чыкты. Чөнки халык аларны укымаса көлү обьекты таба алмый гаҗиз була, интегә иде. Эшсезлек, байлар-ярлылар юк, стабиль хезмәт хаклары, нәрсәдән көләсең инде? Шуңа андый басмаларның тиражлары да зур булды. Бүген бу журналларның кирәге юк. Чөнки югарыда телгә алган пенсия һәм хезмәт хаклары булганда, коммуналь түләүләргә квитанциялар алганда, депутатларның һәм җитәкчеләрнең көлкеле монологларын тыңлаганда, мөмкин булган бар нәрсәгә салым түләгәндә андый сатира-юмор басмаларына мохтаҗлык калмый.