-13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
15 июнь 2019, 15:28

Виниса ФӘТТАХОВА. ТАТЛЫ КИЛЕН

Киленебезнең теле бал кебек татлы, үзе бала кебек беркатлы, гел безнең яклы.

Малайны башта укыттык та укыттык, аннан эшли башлады. Утыз биш яшькә җитте, һаман өйләнми дә өйләнми бу. Инде моңа дигән кызлар әле тумагандыр, дип уйлап кайгыра башлаган идек инде карчык белән. Ниһаять, өйләнде бит. Ниндирәк кызга әле! Ул төсе, ул гәүдәсе, дисеңме! Ул аяклары... Торганы “Тихий дон”дагы Аксения инде менә. Җиләк кебек үзе, айдай нурлы йөзе, балдан татлы сүзе. Карчык белән икәү моңа “Сөбханаллаһ”, – дип кенә карыйбыз. Күзебез тияр, дип куркабыз. “Их, мин әйтәм, яшь чакта синең кебекне очратып булмады шул”, – дим бер шаярткан булып киленгә.“Еще не поздно”, – димәсенме бу миңа. Җитмәсә, күз кысып куйды, чукынчык! Бигрәк шаян да инде үзе! Ул килгәч, өебез ямьләнеп, җанланып китте. Көлеп кайтып керә, көлеп чыгып китә. Кояш кебек инде менә! Йокысыннан торганда да елмап уяна. Йоклаганда да елмаеп йоклый. Кайчак киленкәемне ишек ярыгыннан гына караштырып та алам.
Бигрәкләр, сөйкемле дә бигрәкләр алчак инде үзе. Безнең өчен дә өзелеп тора, бәхетле булгыры! Бәхетле дигәннән, Ходай безгә дә өеп бирде бәхетне. Иртәнге унберләр җиткәч уяна да килен, тәмле-тәмле ризыклар пешереп йөгереп йөргән минем карчыкны күреп: “И-и, каенанам, бигрәк уңгансың инде...Коймак та пешкән, чәй дә кайнаган... Сине яратмаган киленнең эчендә җаны булмас”, – дип мактый, елмаеп. Җылы сүз – җан азыгы инде. Минем карчыкка шул җитә кала. Эрепләр китә инде. Авызы колагының артына ук җитә. Шулай мактагач, миңа да би-и-ик рәхәт булып китә. Аннан майлап-җайлап коймак белән чөкердәшә-чөкердәшә чәй эчәбез өчәүләп.
Малай иртән-иртүк эшкә китә. Ул начальник булып эшли бит инде. Чәйне иртән икешәр мәртәбә эчәбез шулай. Башта иртән-иртүк малайны чәй эчереп җибәрәбез, аннан киленне сыйлыйбыз. Карчык өстәлне җыештыргач, аның белән икәүләшеп китәбез кибеткә. Керәбез базарларга.Тәмле-төмле азык-төлек җыябыз. Киленне теләсә нәрсә ашатып яткырып булмый бит инде. Аннан чак-көчкә күтәренеп кайтып керәбез. Килен инде сөенә-сөенә, көлә-көлә, сумкаларны без кайтып керү белән күтәреп ала. “И-и, ничек бу сумкаларны күтәреп кайттыгыз, – ди. – Болай башкача йөрмәгез күтәренеп. Кибет тулы бәләкәй арбалар сатыла. Улыгызга әйтегез дә иртәгә үк арба сатып алып кайтсын, – ди. Менә, бит безнең килен нинди кайгыртучан! Бигрәк хәстәрле инде. Ул әйтмәсә, йөрер идек әле шулай күтәреп, рәхмәт төшкере! И-и бигрәк уңдык инде!
Ату күрше Гөлсемнең киленен әйтәм, ну торганы бер кобра инде менә! Иртән эштән кайтып керә дә, әйе, ул төнге сменада эшли, каенатасы белән каенанасына кычкыра да башлый. Өй сайгаклары селкенә.Тегеләр дер калтырап төшәләр. “Нәрсә, кабер төплекләре, чәй дә куймагансыз, арт ягыгызга кояш төшкәнче йоклап ятасыз, тәмуг кисәкләре! – ди. Шундый булса киленең, нишләр идең? Әстәгъфируллаһ! Тегеләр кычкырышканны карчык белән, ишек тишегенә колакны куеп, шып кына тыңлыйбыз да: “Әй, безнеке бигрәк әйбәт шул,” – дип сөенешәбез.
Килен булып төшкәненә бер ел да үтмәде, эшкә дә керде үзе, секретарь булып. Уңган инде уңган, сүз әйтерлек түгел. Әй, арып кайта инде эшеннән шул тиклем! “Машинкада пичәтли-пичәтли бармакларым калмады, сызлыйлар инде...” – ди. Әй, аның хәлкәен үзе сөйләмәсә дә аңлап торабыз инде. Аны чәй куеп ишек төбеннән үк йөгереп барып каршы алабыз. “Ярар, ярар, киленкәем, әнә, аша да ял ит, телевизор кара...” – дибез. “И-и, бәхетне бирсә дә бирер икән Ходай, – ди, – сезнең кебек изге, сабыр кешеләр башка бер кайда да юктыр ул, – ди. – Мин сезне үз әтием-әниемнән дә ныграк яратам”, – ди.
Әле карчык бер егерме көн чамасы бүлнистә ятып чыкты. Кайтып та керде эшкә дә тотынды. Идән юа башлады. Киленкәебезнең коты очты инде. “Әнекәем, сиңа бит идән юарга ярамый. Операциядән соң авыр эш эшләргә ярамый,өзлегүең бар, хет, бер атна булса да, юмый тор. Егерме көн торган юылмыйча, тагын бер атна гына торыр. Чуртым да булмас идәнеңә. Үзеңне сакла, берүк! Ятып кына тор, – ди, өзгәләнеп.
Менә, шул балага ни әйтәсең инде?! Бик әйбәт, бик дус торабыз. Аллага шөкер, киленебезнең теле бал кебек татлы, үзе бала кебек беркатлы, гел безнең яклы. Инде Ходай барыбызга да озын гомер, тазалык бирсен! Уңдык киленнән.
Фото: https://pixabay.com/ru/
(Д.Булатова әзерләде.)