Әти көн дә: “Өйлән инде, улым”, – дип теңкәмә тия генә бит. Менә, бүген дә таң белән миемне черетә башлады:
– Улым, – дигән була бу миңа ипләп кенә, – иллегә җиттең, башыңда чәчең дә калмады, гаиләң юк, балаларың да юк... Пенсиягә чыгар вакытың җитә бит инде. Мин картайдым, дөнья көтүе дә җиңел түгел. Минем кулымнан эш китеп бара. Соң нәрсә уйлыйсың? – ди.
– Кемгә өйләним соң мин, әти, миңа пар, яр булырдай авылда кем бар?
– Бәрәк-бәрәк, әстәгъфирулла, нишләп булмасын? Авыл тулы тол хатыннар, – ди бу миңа. Мин әйтәм:
– Соң, нишләп мин тол хатынга өйләним?! – дим.– Бер мәртәбә дә өйләнеп карамаган егет башым белән. Гәҗиткә игълан гына язмасаң...
– Кызны каян табасың син? – ди әти. – Язсаң да табалмассың, хәзерге заманда синең яшьтә кызлар каян булсын?! Менә дигән уңган, эшчән хатыннар авыл тулы, – ди. Әнә, түбән оч Хәлимә, үзе уңган, балалары да кырында түгел. Үзе бай, аннан да ярыйсы хатынның булуы да мөмкин түгел.
– Нәрсә-ә-ә? – мәйтәм, ачуым килеп китте, – ул синең яшьтәшең түгелме соң? Син нәрсә?
– Алайса, түбән оч Фәүзия. Бигрәк тә акыллы, сабыр хатын инде, – ди һаман, сүзен бирмәскә маташа.
– Соң, аның бит биш баласы бар. Өеңә килеп тулсалар, өстәлдәге бөтен тәм-томны сыпыртачаклар, үзеңнең авызыңа да тимәячәк.
– Алайса, арка урам Нәҗибә, – ди.
– Нәрсә-ә-ә? Ул бит тутырган тавык төсле... Үзе кызыл сары...
– Аның урынына ул бер дә кияүдә булмаган. Утары тулы мал, – ди, һаман сүз ярыштырып.
– Соң, әти, – дим, – аның бит кара эш халатыннан башка киеме дә юк.
– Алайса, теге югары очта торган Фәриха.
– Син нәрсә инде, әти?! Ул синнән дә картрак түгелме соң? Әллә башың эшләми башлады инде. Бер егерме ел элек үзең дә чуала идең түгелме соң аның белән. Әнинең тиргәшкәне әле дә хәтердә. “Фәриха белән себереләсең”, – дип. Синнән калганны ничек мин алыйм? Әһә! – мәйтәм, – һөҗүмгә күчеп, Син үзеңә җайлыйсыңдыр әле.
– И-и юньсез! – ди бу миңа. – Менә, карап үстер, ишетерсең әллә ни... Син буйдак каласың дип кайгыруым.
– Ну, ярар, әти, әгәр Нәҗибә бер мәртәбә дә кияүдә булмаса, шул сүзең чын булса, карап карармын, – дим.
Өйләнергә булдым инде. Әти дөрес әйтә. Югыйсә, авылда кызлар калмады. Барысы да шәһәргә китеп бетте. Ул санаганнар да үлеп фәлән китсә, гомерлек буйдак калу куркынычы бар. Өйләнәм, җәмәгать! Юкка әйтмәгәндер әле элеккеләр: “Урау булса да, юл яхшы. Сукыр булса да, кыз яхшы”, – дип. Нәҗибәгә өйләнәм!
Фоточыганак: https://pixabay.com/ru
(Автор орфографиясе сакланды.)