Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
6 июнь 2019, 23:14

Фәнис Фәтхидән ике мәзәк

Фәнис Фәтхидән ике мәзәк
6 июнь танылган журналист Фәнис Фәтхинең туган көне. Ул сәләтле журналист булуы белән беррәттән, нәфис әдәбиятка да тартыла иде. Аның шигырьләр язганын, күренекле кешеләр турында мәзәкләр җыйганын беләбез. Түбәндә Фәниснең берничә шәхес турында кызык-мызыкларын тәкъдим итәбез.
“Агыйдел” кырынгычы казасы
Уфадагы күренекле татар җәмәгать эшлеклесе, икътисад фәннәре докторы, профессор Ринат Гатауллин Бөек Британиягә эш сәфәренә бара. Лондонның Хитроу аэропортына килеп төшкәч, гадәттәгечә, таможня тикшерүен үтәсе. Ринат әфәнденең чемоданы махсус җайланма аша тикшерү үткәндә ыгы-зыгы куба. Полиция хезмәткәрләрен чакырталар. Уфа галимен култыклап дигәндәй һава аланының полиция бүлегенә алып керәләр. Үз алдында, чемодандагы һәр әйберне җентекләп читкә алып куйганнан соң, анда бары тик “Агыйдел” ирләр кырынгычы гына торып кала. Бар ыгы-зыгының сәбәпчесе дә менә шул кырынгыч икән. Полиция хезмәткәрләре, кырынгычка тотынырга куркып кына, беркетмә төзи. “Кулланылышы мәгълүм булмаган билгесез әйбер”, дип язылган була анда. Кыскасы, Лондон иминлек көчләре бу кырынгычны шартлаткыч булмагае, дип шикләнгән икән. Әлеге кырынгычның чынлап та шартлаткыч булмавын җентекле тикшергәнче дүрт сәгать вакыт үтә. Ринат Гатауллинны шуннан соң гына гафу үтенеп иреккә җибәрәләр.
Шунысы кызык, “көндәшлектә бил тота алмый”, дип “Агыйдел” электр кырынгычын җитештерү туктатылды. Бернинди камиллек кертелмичә һәм дизайны үзгәртелмичә, кырык елга якын чыгарылган “Агыйдел’’не инглизләрнең кырынгычка охшатмавы да гаҗәп түгел шул.
Мәхмүт сыймаган костюм
Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрында, “Аршин мал алан” спектакленә әзерләнгәндә, артистларга киемнәрне Уфадагы Хор җәмгыятендә тектерәләр. Ни могҗиза, анда театрның иң җыйнак гәүдәле актеры, Башкортстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйховка һәрвакыт зуррак була торган киемнәр бу юлы бөтенләй кечкенә булып чыккан. Театрда бер мизгел эчендә “Мәхмүт костюмына сыймаган!” дигән хәбәр таралган.
Мәхмүт әфәнде, әлбәттә, үзе күрмәгән, әмма костюмер апалар әйтүенчә, бу көнне костюмнар цехына кереп:“Мәхмүт тә сыймаган костюм нинди була икән ул?” дип, әлеге киемнәрне үз күзләре белән күреп, үз куллары белән тотып карамаган бер генә артист та, театрның бер генә хезмәткәре дә калмаган, имеш.
Читайте нас: