+23 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
30 Май 2019, 00:31

Могҗиза

Марат КӘБИРОВ
Могҗиза
(Чын әкият)
Бер кичне өенә кайтып барганда Галимҗан подъезд төбендә калтыранып утырган кечкенә этне күреп калды. Йоннары комга каткан, күзләре җилгә яшьләнгән... Галимҗан яхшы күңелле кеше иде. Этне ул өенә алып керде дә ашатып, юындырып, җылытып йокларга яткырды. Ишек төбенә яки башка шундый килде-китте җиргә түгел, ә үзе белән бер түшәккә салды ул этне.
Ә иртән, күзләрен ачса, янында бер гүзәл кыз ятканын күрде. Ул кызның чибәрлеген язып та, сөйләп тә бетмәле түгел иде. Галимҗан буйдак кеше булса да, шөрләп калды.
– Курыкма, – диде гүзәл назлы тавыш белән. – Явыз сихерче мине шулай эткә әйләндергән иде. Әмма синең изге күңелең кабат үз хәлемә кайтарды. Рәхмәт, сиңа, җаным!
Һәм алар бергә яши башладылар.
Бу хакта Галимҗанның күршесе Сәлимҗан да ишетеп калды һәм төн йокысыннан язды.
“Мин Галимҗаннан кимме әллә?” – дип көнчеллек утында янды ул. “Мин дә үземә шундый гүзәл кәләш табачакмын!”
Шул көннән алып Сәлимҗан көн саен урамнан берәдәк эт алып кайтты. Аны юындырды, ашатты, үзе янына салып йоклатты һәм барысы да бушка гына булды. Иртән уянып китсә, аның янында кичтән үзе ияртеп кайткан эт ята иде.
Ниһаять, Сәлимҗан аңлады: бу дөньяда могҗизалар ифрат сирәк була икән. Алар һәркемнең дә өлешенә төшми, һәм ул бөтен гади кешеләр кылган гамәлгә тотынды, бер матур гына ханым белән танышты, тәкъдим ясады һәм туй да уздырып куйдылар. Туй – туй инде, шатлыгы да, шау-шуы да була, алар да шулай ярты төнгәчә бәйрәм иттеләр.
Ә иртән уянып китсә, Сәлимҗан үз күзләренә үзе ышанмый торды — аның янында бер йөнтәс эт ята иде.
– Курыкма, – диде эт, карлыккан тавыш белән. – Явыз сихерче мине хатын-кызга әйләндергән иде. Синең мәхәббәтең кабат үз хәлемә кайтарды.
Менә шундый могҗизалар була бу дөньяда. Әгәр: “Хатыны Сәлимҗанга өреп кенә тора”, – дип сөйләсәләр, белегез – бу чынлап та шулай.
Читайте нас в