Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
23 Май 2019, 00:08

Кызык-мызык

Кызык-мызык
Кесә телефоны чылтырый:
– Әйе, тыңлыйм!
– Агайне, тәрәзә буена килә алмассыңмы?
– Килдем. Кем әле бу?
– Снайпер!
* * *
Африкага парашют белән төшүчеләрне җирле кабиләләр гуманитар ярдәм буларак кабул итә.
* * *
Балаларыгызга яхшы мөнәсәбәттә булыгыз, чөнки аларның сезгә картлар йортын сайлыйсы бар.
* * *
Авылга артистлар килә. Аларны бер әбигә куна кертәләр. Концерттан соң чәй эчкәндә мәзәкләр сөйләп, әбине көллдерәләр. Әби көлә-көлә үлә.
Иртән килене артистларны озатканда:
– Тагын килегез, минем биатай да бар әле, – ди.
* * *
Маньяк, акчаны агулап, балалар йортына хәйрия ярдәме итеп җибәрә. Нәтиҗәдә ун депутат, ике мэр һәм бер министр вафат була. Балаларга зыян килми.
Читайте нас: