Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
20 Май 2019, 14:33

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. СНАЙПЕР. Юмористик хикәя.

“Снайпер! Террорчы!” Кичке линейкага тезелгән балаларның маңгайлары буенча лазер прицелы түгәрәге күчеп йөрүен күрү белән, “Чәүкә” җәйге ял лагере мөдире Хәли Кәлиевичның башыннан яшен тизлегендә шушы коточкыч уй йөгереп узды. Әйткән иде бит РОНО җитәкчесе, әйткән иде. “Ил-көннәр тыныч түгел. Террор куркынычы яный. Уяу булыгыз!” – дип кисәткән иде балаларның җәйге ялы буенча киңәшмәдә. Менә күр инде, сүзләре дөрескә чыкты.– Ложись! Ятыгыз! Террор куркынычы! – дип, язгы әтәч кебек яшелле-зәңгәрле тавышлар чыгарып, кычкырып җибәрде Хәли Кәлиевич. Һәм үзе үк беренче булып центнер ярымлык гәүдәсе белән “лап” итеп җиргә ауды. – Лагерь корпусының артына шуышыгыз! – дигән әмер бирде ул башын күтәрми генә.

“Снайпер! Террорчы!” Кичке линейкага тезелгән балаларның маңгайлары буенча лазер прицелы түгәрәге күчеп йөрүен күрү белән, “Чәүкә” җәйге ял лагере мөдире Хәли Кәлиевичның башыннан яшен тизлегендә шушы коточкыч уй йөгереп узды. Әйткән иде бит РОНО җитәкчесе, әйткән иде. “Ил-көннәр тыныч түгел. Террор куркынычы яный. Уяу булыгыз!” – дип кисәткән иде балаларның җәйге ялы буенча киңәшмәдә. Менә күр инде, сүзләре дөрескә чыкты.
– Ложись! Ятыгыз! Террор куркынычы! – дип, язгы әтәч кебек яшелле-зәңгәрле тавышлар чыгарып, кычкырып җибәрде Хәли Кәлиевич. Һәм үзе үк беренче булып центнер ярымлык гәүдәсе белән “лап” итеп җиргә ауды. – Лагерь корпусының артына шуышыгыз! – дигән әмер бирде ул башын күтәрми генә.
Балалар һәм тәрбиячеләр җитәкчеләренең бу гамәленә башта чиксез аптырасалар да, “террор” сүзен ишетү белән, агарышып, чирәм өстенә тәгәрәштеләр һәм лагерь бинасына таба кайсы шуыша, кайсы мүкәйли башладылар. Тик прицел түгәрәге аларны ташламады. Аның кызыл ноктасы әле бер баланың, әле икенчесенең аркасына кунып, аларны бина артына кереп югалганчы озата барды. Батып баручы корабтагы капитан кебек, лагерь мәйданчыгын иң соңгы булып ташлап, хәвефсез урынга шуышучы Хәли Кәлиевичның да бер баш чүмечен, бер аркасын “кашыды” каһәр суккан снайпер. Тик, ни гаҗәп... ату тавышы яңгырамады. Хәер, мөдирнең моның сәбәпләре турында уйлап торырга ни вакыты, ни теләге юк иде. Корпус артына кереп яшеренү белән, ул тәрбиячеләргә:
– Балаларны лагерь территориясеннән алып чыгып, урман ышыгында туплагыз! Ул урын моннан күренми. Димәк, снайпер сезгә ата алмаячак, – дип боерды.
Корпусның бу ягында капка булмаганлыктан, балалар койма аша борчак кебек коелыштылар. Очлы штакетникларга эләгеп, кемнеңдер чалбары, кемнеңдер күлмәге ертылды, ләкин мондый вак-төяккә берәү дә игътибар итмәде. Барысының да башын саклап каласы килә иде. Хәли Кәлиевич исә кәлтә еланыдай лагерь бинасының арткы ишегенә таба шуышты. Аны көч-хәл белән ачып, коридор аша үз кабинетына үткәч, чыбыгыннан тартып, телефонны идәнгә төшерде. Калтыранудан тыңлашмас бармаклары белән “02” саннарын җыйды. Мөдир өчен һәркайсы гасыр булып тоелган берничә секунд вакыт үткәч, трубкадан:
– Полиция бүлеге тыңлый! Кизү – өлкән сержант Куянов! – дигән тавыш ишетелде.
Хәли Кәлиевич дулкынланудан полиция хезмәткәренең дәрәҗәсен дә онытып, тотлыга-тотлыга:
– Иптәш подполковник! “Чәүкә” җәйге ял лагеренда ЧП! Территориягә кораллы снайпер, террорчы үтеп кергән! – дип кычкырды.
– Корбаннар бармы соң? – Куяновның тавышы, йөрткән фамилиясенә хас булмаганча, бик тыныч иде.
– Әлегә юк.
– Ярар, алайса. Балаларны саклау арасын күрегез! Мин хәзер наряд җибәрәм!
Хәли Кәлиевич:
– Күрдек инде, – дип әйтергә дә өлгермәде, элемтә чыбыгының теге ягыннан кыска гудоклар яңгырады...
Ярты сәгать тә үтмәде, эңгер-меңгер төшү белән, лагерь капкасы төбенә чыелдап полиция “УАЗ”игы килеп туктады. Аннан атылып төшкән лейтенант һәм өч сержант шунда ук кобураларыннан пистолетларын тартып чыгарып, машина тәгәрмәчләре төбенә сеңделәр.
Полиция сиренасы тавышы ишетелү белән, әлегә кадәр тынычланып торган прицел түгәрәгенә дә җан керде. Ул, нидер эзләгәндәй, тәртипсез рәвештә лагерьның әле бер, әле икенче почмагына таба сикергәли башлады.
– Явно псих бу, – дигән нәтиҗәгә килеп, ачу белән “черт” итеп бер читкә төкерде лейтенант. – Мөгаен, акылга зәгыйфьләр хастаханәсеннән качкандыр. Моңардан барысын да көтәргә мөмкин.
Шулай да кулында тавыш көчәйткеч мегафоны барлыгын искә төшереп, ул снайперга мөрәҗәгать итүне кирәк дип тапты:
– Гражданин террорчы! – дип кычкырды ул җирдә яткан килеш. – Сезгә кичекмәстән бирелергә тәкъдим итәбез! Яшәвегез һәм иминлегегез тәэмин ителәчәк! Гаебегезне арттырмагыз! Бирелегез! Юкса без корал кулланырга мәҗбүр булачакбыз! Биш минут вакыт бирәм!
Җавап урынына прицел түгәрәге тагы да ныграк бии башлады. “УАЗ”икның тәрәзәсеннән көзгесенә күчте, артында полиция хезмәткәрләре яткан тәгәрмәчләрне “сыйпап” үтте. Тик... ату тавышы яңгырамады.
– Нервничать итә, – дип пышылдады лейтенант үз янына шуышып килеп җитеп, өмет тулы мөлдерәмә күзләр белән текәлеп карап торучы Хәли Кәлиевичка. – Бу халәттә ул теләсә нинди җинаятькә барырга мөмкин. Ә безнең бронежилетлар да юк. Бу уенчык белән, – ул кулындагы “Макаров” пистолетына ымлады, – снайпер винтовкасына каршы торырлык түгел. Чебешләрдәй хәзер кырып салачак. Махсус кораллы ОМОН хезмәткәрләрен чакырырга кирәк.
Лагерь мөдиренең аптыраулы карашын тоеп, ул, гафу үтенгәндәй:
– Аңлагыз, мин хезмәткәрләремнең гомере белән шаяра алмыйм. Аларның һәркайсының икешәр сабые үсә. Әтисез калсалар, нишләрләр?! Сезнең балалар, шөкер, хәвефсез урында, – дип өстәде һәм, кесәсеннән рациясен чыгарып, ОМОН станциясен чакырырга кереште...
Караңгы тәмам төшеп, тирә-якта төн хакимлек итә башлауга, лагерьның агач капкасын ОМОН өчен махсус җиһазландырылган “ЗиЛ” автомобиле җимереп үтте. Керә-керешкә үк аның кузовыннан башларына каска кигән, битләрен күз өчен тишекләр генә уелган маска белән каплаган, кулларына кыска автоматлар тоткан, аклы-зәңгәрле камуфляж формага төренгән берсеннән-берсе таза гәүдәле хәрбиләр коела башлады. Аларны күрүгә, снайперның прицел уты бөтенләй акылын җуйды: берчә җирне, берчә йолдызлы күкне, берчә каралты-кураларны иңли башлады. Ләкин, ни гаҗәп, ату тавышы барыбер ишетелмәде.
– Все, нишләргә дә белми, килеп кабуын аңлады бу, – дип, кәнәгатьлек белән кулларын уды һаман да “УАЗ”ик тәгәрмәче астында яшеренеп ятучы лейтенант. – Хәзер беркая да китмәячәк.
Ул арада ОМОНчыларның башлыгы кулы белән сүзсез генә лагерь уртасында үсеп утыручы карт имәнгә таба ымлады. Снайперның прицел уты шул тирәдән төшә дип күрсәтүе иде бу аның. Хәрбиләр, төн караңгылыгыннан файдаланып, бер-берсе белән чиратлашып йөгереп килеп, бичара агачны уратып ук алдылар. Боҗра кысылганнан-кысыла барып, тәмам имәнгә үк килеп терәлде.
Кинәт тирә-яктагы кабер тынлыгын ярып, шартлау тавышы яңгырады һәм нидер “лап” итеп чирәмгә килеп төште. ОМОНчылар җиргә сеңделәр. Башларын күтәргәндә, алар каршында ботагы сынып, агач башыннан очып төшкәндә аягын авырттырган бишенче сыйныф укучысы, данлыклы “икеле” капчыгы Данил Төлкебаев бер кулы белән арт санын ышкып, еламсырап басып тора иде. Икенче кулындагы лазер указкасы исә “Вәт кызык иттем боларны!” дигәндәй җемелдәп, хәрбиләргә күз кыса иде...
Читайте нас: