Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
8 апрель 2019, 00:18

ҖИЛДӘН КӨНЛӘШҮ

Пародия-шаярудия
ҖИЛДӘН КӨНЛӘШҮ
Җил – оятсыз
(Үзем күрдем) –
Мин күрмәгән җирләреңә
Барып керде.
Айдар МАННАНОВ
Әй, бәхетле син, җил. Моның өчен
Әрсез булу кирәк, күрәсең.
Без күрмәгән җиргә рәхәтләнеп,
Бер рөхсәтсез барып керәсең.
Ул җирләрне күрер өчен бит без
Әллә ниләр эшләп бетәбез:
Ресторанда акча туздырабыз...
Алтын-көмеш бүләк итәбез...
Өйләнергә вәгъдә бирәбез һәм...
Өйләнәбез хәтта кайчакта.
Ә син, әнә, сорап-нитеп тормый
Назланасың төрле кочакта.
(Шуңа күрә, ахры, кайбер кызлар
Көтмәгәндә йөкле калалар.
Җилбәзәкләр, җилкуарлар, ахры,
Алар бар да синең балалар).
Әй, бәхетле син, җил. Шуңа күрә
Мин көнләшәм синнән, ир булып.
Әгәр тагын туу мөмкин булса,
Туар идем бары җил булып.
Рәсим ШӘФИ-РӘХМӘТ.
Читайте нас: