Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
4 апрель 2019, 21:30

ӘЛҮ

Марат КӘБИРОВ
ӘЛҮ
– Гафу итегез... Бик четерекле хәл... Ашыгыч рәвештә шылтыратырга кирәк иде... Бер генә минутка телефоныгызны биреп тора алмассыз микән?
Мин кыз балага күз салам. Чибәр, сөйкемле. Авыл кызы ахрысы. Студент булырга тиеш. Күзләре мөлдерәмә, үтенечен кире каксам, елап җибәрер кебек...
– Мәгез.
– Рәхмәт сезгә! Мин тиз генә...
Ул кирәкле номерын җыя. Сөйләшә башлый һәм, аз гына читкәрәк китеп, автобус тукталышындагы будка артына ышыклана. Аның артыннан иярүне яхшысынмыйча, урынымда калам. Тәмәке кабызам. Мин көткән автобус килгәне күренә. Теге кыз бала юк.
Мин уңайсызланып кына будка артына чыгам. Әмма аны будка артында таба алмыйм. Урап киләм дә, кабат урыныма басам. "Бер минут" күптән үтте инде. Кыз юк. Тукталышны кабат әйләнеп чыгам. Бу юлы һәр кешене аерым игътибар белән карыйм. Кыз чынлап та юк. Бәлки мине табалмыйча йөридер дип, кабат баягы урыныма басам. Теге кызны кабат күз алдыма китерәм. Иңнәренә төшеп торган кара чәчләр. Кара кашлар астыннан мөлдерәп караган күзләр. Юк, мондый самими кыз бала карак була алмый! Телефоннан шылтыраткач, бәлки, бик ашыгыч рәвештә каядыр барып килергә кирәк булгандыр. Шунда киткәндер дә, мине онытып җибәргәндер. Иманым камил, ничек кенә булмасын, ул килеп җитәчәк.
Ул бит авыр хәлендә миңа килеп сыенды. Мөлдерәмә күзләрен төбәп сорады. Ә мин ярдәм иттем. Ярдәм иттем! Аның изгелеккә явызлык белән җавап кайтаруына ышанасым килми.
Кич җитә. Китәргә кирәк. Төне буе урамда басып торып булмый бит инде. Өйгә кайтып җиткәч үземне гаепле итеп сизә башлыйм. Ул кыз кире әйләнеп килгәндер дә, мине очрата алмагандыр кебек. Бәлки, таңга кадәр мине көтеп басып торгандыр. Туңгандыр... Эх, кызганыч... Адресымны язып калдырырга кирәк булган... Хәер, телефонда бар иде бугай... Бәлки, эзләп табар әле...
Мин һаман да көтәм...
Читайте нас: