Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
1 апрель 2019, 21:59

Көлке көнендә туучылардан шигъри күчтәнәч

Көлке көнендә туучылардан шигъри күчтәнәч
Минем туганнар, дуслар һәм таныш-белешләр арасында төрле даталарда туучылар бар. 8нче март туган ир-атларны беләм. Алар, Халыкара хатын-кызлар көне булуга карамастан, хатыны белән тигез хокуклы булып бәйрәм көнен уртак билгели. 23нче февраль туган хатын-кызлар да ир-атлар белән аяк терәп бәйрәм итә. (Аракы эчә дип язудан чак тыелдым). 31нче декабрь дөньяга килүчеләргә кыенрак, алар елдагы ике бәйрәмне берьюлы уздыруны өнәп бетерми. Кат-кат бәйрәм итү шәбрәк шул. Ә иң кыены – 29нчы февраль, ягъни кәбисә елында туучыларга. Чөнки бу дата дүрт елга бер генә килә. Дөрес, аны кемнәрдер 28нче февральдә, кемнәрдер 1нче март уздырган була. Ләкин бу дөрес түгел. Аларның 50 яшьләре кәбисә елына туры килсә, түгәрәк юбилейсыз да калдың дигән сүз. 1нче апрель туучылар бар. Мин аларның дөньяга килүләрен нәкъ менә шушы көнгә туры китерә алулары өчен ата-аналарына сокланам. Башкортстанда яшәүче күренекле сатирик Камил Фазлыйның улы, хезмәттәшем, шагыйрь һәм галим Илдус Фазлетдинов та Көлке көнендә туган. Һәрберебезнең иң зур иҗат җимешләре – балалар. Юморист хатыны белән иҗат җимешен нәкъ шушы көнгә планлаштыра алган. Тагын бер шагыйранә зат – “Тулпар”ның дами авторы, шагыйрь Эльверт Хаматшин да шушы көнне туган. Аларның берешәр шигырен авыз итик.
Мөнир ВАФИН.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ
СВЕТОФОР
Күзкәйләрең яшел “Әйе” төсе,
Иреннәрең кызыл “Юк” диләр.
Светофорга карап басып торам:
Кайчан иренең: “Әйдә, үп”, дияр.
Карашларың мине сөеп яна,
Иреннәрең никтер киресе.
Күзләреңнән яшел язлар бөрки,
Сүзләреңнән көзге җил исә.
Басып торам шулай синең алда,
Атлый алмый артка, алга да.
Әйтегезче, ник соң бу дөньяда
Чыгармыйлар яшел помада?!
Эльверт ХАМАТШИН
ИКЕ “МИН”ЛЕ МИН
Беренче “мин” – минем күңел,
Нәфсе – икенче “мин”ем.
Гөнаһ җыйган бәндә булгач,
Ике “мин”ле мин үзем.
Күңелем саф, нәфсем бозык,
Көрәшә “мин”нәр миндә.
Нәфсе тарта азгынлыкка,
Изге хис күңелемдә.
Нәфсе әзер таратырга
Гайбәт сүзне һәркемгә.
Җылылыгын өләшергә
Тели күңел һәр көндә.
Аңым белән күңел куша
Миңа намаз укырга.
Бозык нәфсем тукып тора
Гөнаһ кына кылырга.
Беренче “мин” бик нык кирәк,
Ялгышлардан саклый ул.
Икенче “мин” ялгыш кылган
Гөнаһларны яклый гел.
“Матур тормыш кор, – ди күңел, –
Булса аек акылың”.
Нәфсе әйтә:”Назлап кара
Җайлап күрше хатынын”.
Күңелем – саф, нәфсем – бозык,
Ике “мин” яши миндә.
Уяу аңым сакта тора
Минем “мин”нәр чигендә.
Нәфсесенә буйсынмаса,
Уе күркәм изгенең.
Аек акыл белән кирәк
Тоту нәфсе тезгенен...
Икенче “мин” кирәк түгел,
Чәчрәп китсен, чукынсын.
Кешелекне юк итүче
Нәфсе бит ул сукин сын!
Читайте нас: