Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
10 март 2019, 23:19

Бүләк

БҮЛӘК
Юмореска
Кием-салымга мохтаҗлык булган заманнарда булды бу хәл. Шулай, хатын танышлары аша минем туган көнгә импортный туфли бүләк итте:
– Тик кара аны, юк-бар җиргә кимә, бәреп-сугып бетерерсең. Зур кунакларга гына киярсең. Китер әле, алып куям, – диде һәм, кулымнан туфлины тартып дигәндәй алып, шифоньерга тыкты.
Яңа әйбер алгач, киеп карыйсы, каядыр чыгып йөрисе килә бит. Бер көнне шулай, хатын өйдә юкта, туфлине көчкә эзләп таптым да, балалардай шатланып, киеп чыгып киттем.
Урлап алган әйбердән шатлык күреп булмый дигәннәре дөрес икән. Минем дә шулай булды. Хатын кайтканчы тизрәк өлгерим дип, такталар өстеннән йөгерә-атлый чыгып килгәндә – шап кадак өстенә! Кычкырырга да өлгерә алмый калдым, йөзле кадак туфлине дә, аякны да тишеп килеп тә чыкты. Көчкә тартып алдым. Арттан килгән иптәшләрем дәваханәгә алып китте.
...Ике яктан ике дустым култыклап өйгә кертеп килгәндә, хатыным тап булды.
– Менә, кадакка баскан иде, дәваханәдә бәйләп кайтардылар, – дип “сөенче” алдылар. Хатыным хәзер мине кызганыр, “ярый үзең исән әле” дигән сүзләрен көтеп, мөлдерәп аның күзенә карыйм. Хатыным аягымдагы өр-яңа туфлине күреп калды да йөрәк өзгеч әче тавыш белән:
– Харап кына иткәнсең икән туфлиемне! – дип кычкырып елап җибәрде. Эш зурга киткәнче дип, дусларым чыгып та тайды.
Ә мин, бер аякка гына баскан килеш, түгелеп елаган хатынымны юата башладым...
Риф ЙӨЗЛЕКБАЕВ,
Кырмыскалы районы.
Читайте нас: