Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
31 гыйнвар 2019, 23:47

Татарстан картасы

Татарстан картасы
Бу вакыйганы миңа хаклы ялга чыккан укытучы Нәзлия апа сөйләде. Совет заманнарында булган бу хәл. Башкортстандагы бер районның мәгәриф бүлегендә инспектор булып эшләүче Шәйхуллин дигән иптәшне кышкы буранлы көннәрнең берсендә, уку-укыту торышын тикшереп кайтыр өчен, авыл мәктәбенә җибәргәннәр. Ул заманнарда мәгариф бүлегенең иң шәп һәм, әйтергә кирәк, бердәнбер транспорты булып ат исәпләнгән. Толыпка төренеп утырган Шәйхуллинны кучер таң атмас борын ук, ачы караңгыда, мәктәпкә китереп куйган. Үзе, кич килеп алырга тиеш булып, кире районга кайтып киткән. Инспектор көн буе тиешлесен тикшереп, анализ ясаганнан соң, тамак ялгап, кайтыр юлга җыена башлаган.
Мәктәптән чыгып барганда, Шәйхуллинның күзе коридорда эленеп торган картага төшкән. Бәй, караса, диварда Татарстан картасы эленеп тора! Инспекторның күзе маңгаена менә язган! Тавышына шактый гына усаллык чаткылары кертеп: “Нишләп стенада Татарстан картасы эленеп тора?” – дип, озатып чыгып килүче мәктәп директорына сорау биргән. Директор инспекторның бу соравына бераз аптырабрак: “Мәктәбебез Татарстан республикасы территориясендә булгач, Татарстан картасы эленеп торырга фарыздыр инде”, – дип җавап биргән. Шәйхуллин берни аңламый, һаман үзенекен сөйли икән: “Ничек Татарстан республикасы территориясендә? Немедленно алыштырыгыз!”
Баксаң, кучер буранлы караңгы иртәдә юлны бутап, инспекторны Башкортстан авылындагы мәктәп урынына, күрше Татарстан авылы мәктәбенә илтеп куйган булган икән. Менә сиңа Татарстан картасы!
Читайте нас: