Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
26 гыйнвар 2019, 22:30

Кәүсәр Әминевтан эч катмалы юмореска

Юмарт күрше
Галәви күптән инде күрше хатыны Сәрбиягә күз атып йөри. Ничек тә җаен туры китереп шул чибәркәйне үзенә каратасы, күӊел мөнәсәбәтен беләсе килә, тик әлегә бер дә җае чыкмый. Аннары бит әле, ут күрше булып яшиләр. Җитмәсә, Сәрбиянеӊ ире Ярми белән эш урыннары да бергә... Мутлык барып чыга-нитә калса, Ярми белән очрашканда оятсыз күзләрен кая төбәр? Менә шундый тәүфыйклы хисләр белән күӊел мутлыгы арасында бәргәләнеп йөри Галәви. Ләкин йөрәк янганда нәфескә йөгән кидереп буламыни? Юк инде, күӊел шаша. Уф, аныӊ йөрүләре!.. Иӊ башларын, билен килешле уйнатып вак-вак атлап китүләре! Озын керфекләрен кыса төшеп өздереп күз сирпеп китә дә Галәвине бик озакка хисләр әсирлегенә дучар итә. Иркәй кая барганын, ни эшләгәнен онытып, хыялланып бетә. Хәтта бер тапкыр хатынына да “Сәрбиякәй” дип дәшә язды.
Шулай иза чигеп, мәхәббәт утында янып йөргән көннәрнеӊ берендә Галәвигә мутлыгын тормышка ашырырлык сәбәп табылгандай булды. Әмма хәйлә белән эш иткәндә генә максатка ирешәчәгенә инанды ул. Шым гына килеп күрше ишегенеӊ кыӊгырау төймәсенә баскач, җырларга әзерләнгән опера җырчысыдай тураеп басты, тамагын кырды, йөзенә җитди чырай ясап дулкынлануын яшерде. Камырлы кулларын алъяпкычка сөртә-сөртә ишекне Сәрбия килеп ачты, ачты да... сискәнеп китте. Урамда яки өй алдында очрашканда Галәви күзләрендәге әлеге йотардай серле караш Сәрбиягә күптән таныш һәм дулкынланмый үтеп китү мөмкин түгел иде. Менә әле дә ишек артында Галәвине күргәч дулкынланудан каушап китте. Аннары күзләрен челт-челт йомгалап:
– Я, Ярми әле эштән к-кайтмады, – дип, көч-хәл белән тотлыга- тотлыга әйтәлде дә, тагын шул зур керфекләре арасыннан Галәвигә карады.
– Башта исәнләшик. Саумы, күршекәй! – дип хуҗабикәнеӊ
“үтегез”ен дә көтеп тормый бусага аша өйгә атлады Галәви. – Беләм, матуркай, Ярминеӊ эштә икәнен, – дип дәвам итте ул – җанкисәккәеӊ бүген эштән соӊрак кайтам, кәләшем берүк “борчылмасын”, – диде. Менә шуны сиӊа әйтергә дип керүем әле, – дип тагын шул мутлы карашы белән күршекәенеӊ алсу йөзен тагын да кызартып, әрсез дәрт белән күзләрен “бораулады”. Ни эшләсен инде хуҗабикә, йомыш белән кергән күршесен ишек төбендә тоту ваемсызлык бит. Үзе дә абайламый, чәчләрен, алъяпкычын көйләгәндәй итеп елмайды да “Утыр, күрше” диюдән башка чара калмады.
Галәви эшнеӊ чынлап та “пешмәгәненә” ышанып эчтән бик дулкынланса да тыштан үзен тыныч тотарга тырышты. Югалып калуын, җебек ир-егетләрне хатын-кызларныӊ бер дә өнәмәүләрен үз җилкәсендә татыганы бар аныӊ.
Түргә үтеп әдәп өчен хәл-әхвәл сорашкач, җаен туры китереп, максатыныӊ асылына күчәргә ашыкты егет.
– И Сәрбия сөеклем, син шулкадәр нәфис затсыӊ, Ярмиеӊ моны күрә, сөенә, бәһа бирә белә микән – мин белмим. Әмма мин сине күктәге Зөһрә йолдызына тиӊлим. Синдәге сылу йөз, синдәге карашлар, зифа буй фәкать фәрештәләрдә генә буладыр ул, – дип тезде дә тезде матур сүзләрне Галәви. Танышканда кызларныӊ ничек һушын алырга егет чагыннан ук оста иде, сүз эзләп кеше кесәсенә кергәне булмады. Менә әле дә кирәге чыккач, үз хатынына да әйтмәгән тәмле-тәмле сүзләр бер-бер артлы искә төшеп кенә тора.
Күршесенеӊ авызыннан сибелгән татлы сүзләр яӊгырында каушап калган Сәрбиянеӊ күӊелендә әллә нинди тойгылар бии башлады. Үзенә карата әйтелгән гүзәл сүзләр аны серле дөньяга алып китте... Аш бүлмәсендәге эшләрен калдырып, Галәвинеӊ әсәрткеч сүзләренә дөньясын онытып, күкнеӊ җиденче катында йөзде. Галәви әз генә тынып калган арада Сәрбие һушын җыеп:
– Күрше, ник боларны миӊа сөйлисеӊ, миннән сиӊа нинди җавап кирәк икән? – дип сөйләнде, тәмам “йомшара” башлаган чибәркәй. Галәви эшнеӊ икенче өлешенә күчәргә вакыт җиткәнлеген чамалап:
– Берни кирәкми, сылукаем! Синеӊ күршедә яшәвеӊ – миӊа үзе зур бәхет. Менә шул шатлыгымны исбатлап сиӊа өч меӊ сум акча бүләк итәсем килә. Тик син миӊа битеӊнән бер суырып үбәргә рөхсәт ит, – дип әле урталай да бөгәрләнмгән өч меӊлекләрне түш кесәсеннән чыгарып кулыннан ычкындырды. Акчалар һавада бераз чайкалып өстәлгә төште һәм аны тагын да зиннәтләндереп җибәрде.
Шулкадәр акчаныӊ болай җиӊел генә кесәгә килеп керү мөмкинлеге Сәрбиянеӊ күзләрендә очкыннар кабызды. “Бу җүләр бер үпкәннән чуртым булырмы?” дигән уй да башыннан яшен тизлегендә үтте. Беравык тынлыктан соӊ, “ярый алайса, “үп” дигәнне аӊлатып, серле генә елмайды да, Галәвигә битен борып ризалыгын белдерде. Шуны гына көтеп торган иркәй Сәрбияне кысып кочаклап та алды. Аннары тыны беткәнче ләззәтләнеп битләреннән иреннәренә күчеп озак итеп суырып үпте... Үбеп хушланган Галәви максатыныӊ асылына җитәм дигәндә генә Сәрби, исенә килеп, аныӊ кочагыннан ычкынмакчы булган иде, егет тагын телен эшкә җикте:
– О, Сәрбия чибәрем, иреннәреӊ җиләк кебек татлы, битләреӊ алма кебек алсу, менә сиӊа тагын өч меӊ сум, кофтаӊ белән күкрәкчәӊне генә салып каршымда бер-ике әйлән әле, фәрештә бит син, валлаһи! – дип ялварды Галәви, майланган күзләрен хәйләкәр әйләндереп. Тагын өч меӊ сум акчаныӊ шулай җиӊел генә килеп керәчәге Сәрбине тәмам шашындырып җибәрде. Бераз ялынды- рырга кирәклеген дә онытып, шәп-шәп атлап ишек йозагындагы ачкычын тагын бер кат борды да җәһәт кенә хәрәкәт ясап билгә кадәр ялангач калды...
Каршында бу рәвешле басып торган хыял йолдызын күргән Галәвине тыеп торырлык көч дөньяда юк иде. Ләкин чибәркәй бер-ике әйләнде дә “йә, җүләркәй, күӊелеӊ булдымы?” дигәндәй, инде кулларын иреккә җибәрә башлаган сөяркәгә каршылык күрсәтте. Тәмам хыялына ирешәчәгенә инанган ир кайнар сулышын чибәренеӊ битенә өрә-өрә:
– Сәрбия җаным! Газаплама мине болай, менә сиӊа тагын өч меӊ, яткыр мине караватыӊа!.. Шушы кадәр дә уӊышлы көннеӊ булуын күз алдына да китерә алмаган Сәрбия бу деликатный мәсьәләгә киртә куялмады... Галәви китеп шактый вакыт узгач, Ярми дә эштән кайтты. Хатыны алдын-артын җыештырып, пешерәсен пешереп куйган иде. Ансат кына шулкадәр күп акча эшләп алуына куанды, аларны кая тотарга планнар да корып куйды. Җае чыкса, тагын-тагын “эшләп” булырыныӊ ансатлыгына гаҗәпләнде. Бу ысулны элегрәк белмәгәнлегенә үзен битәрләп тә алды. Күӊелендәге мутлыкны йөзенә чыгармый, үзен гадәттәгечә тотарга тырышып, Сәрбия ирен каршы алды. Ярминеӊ дә бүген әллә нигә күӊеле күтәренке. Ул өйгә кереп өс-башын чишенеп элгәч, сөялле кулларын уа-уа, “Күрше Галәви кермәдеме?” дип сорамасынмы?! Моны ишетүгә Сәрбиянеӊ йөрәге бәреп чыгардай булып сикереп куйды, башыннан нинди генә уйлар узмады... Чигә-колакларына ут капкандай булып китте. Әмма чигенмәскә булды бичә.
– Юк, юк, ке-кермәде, ник керсен ди ул син ю-югында? – дип, тагын тотлыга-тотлыга, җавап бирде коты очкан хатын.
– Әй, игелексез! Галәвине әйтәм. Бүген миӊа үткән ай премиясен бирделәр, 9 меӊ сум. Шуны аӊарга тоттырып җибәргән идем, Сәрбиягә кертеп бир, бурычларны бирә торсын, дип. Кайда йөри икән инде, шайтан алгыры?! дип сөйләнә-сөйләнә, кулларын юып, Ярми өстәл артына барып утырды. Көтелмәгән бу хәбәрдән исе киткән Сәрбия пөхтә җыештырылган караватка “гөрес” итеп барып утырды. Итәк астына яшереп куелган өр-яӊа меӊлекләр Сәрбия калтыраган саен кыштыр-кыштыр, кыштыр-кыштыр “гапләшәләр” иде.
Читайте нас: