Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
20 гыйнвар 2019, 19:56

Көлкеле шигырьләр

Әлиф ГАЛИМОВ

Әлиф ГАЛИМОВ
ЯРЛЫЛЫК
Гомеремдә ике йорт төзедем,
Ике мунча, сарай, өч гараж.
Тик һаман да нидер җитми кебек,
Башлар каткан, тәмам аптыраш.
Бабаларым шәригатьчә торган,
Мин дә яшим инде миңгерәү.
Бар да җитеш, хәләл җефет кенә
Мин мескеннең икән тик берәү.
АЛЛЕРГИЯ
Нинди каһәр төште икән? –
Тимгел басты тәннәрне.
Дәва эзләп йөреп чыктым
Инде әллә кемнәрне.
“Аллергия”, – ди табиблар,
“Сихер”, – дия әбиләр.
Бу зәхмәттән котылырга
Кулландым әллә ниләр.
Өшкертем дә, төкерттем дә,
Учлап ашыйм дарулар.
Тынычлыгым юкка чыкты,
Кайнап чыкты сарулар.
Хатын: “Бәлаң эчүдән – ди, –
Беләм тәүге күрүдән.”
Анализлар биргән чакта
Туктадым “төшерүдән”.
Шешәдәшләр качып бетте
Таралгач та минем дан.
Курыкканым: аллергиям
Булмасын аракыдан.
РЕТУШЕР
Ямьсез хатын-кызлар юк ул,
Ир-атта булса җегәр.
Салып алсаң, алар бар да
Берсеннән-берсе чибәр.
Аларга бәя биргәнче,
Тагын берәрне төшер.
Андый вакытларда хәмер –
Ул иң яхшы ретушер.
САКАЛЛЫ САБЫЙ
Күзләрем дә начарайды,
Ишетми колакларым.
Көч-хәл белән, барыр-бармас
Атлыйлар аякларым.
Кызларга “кыж” диеп әйтәм,
Шулай яшим юанып.
Икмәкне дә кабам хәзер
Җебетеп, чәйгә манып.
Шулай да күңел картаймый,
Малайлыкка күчерә.
Сакалым агарган саен
Сабый акылы керә.
Әбиләргә карап алсам,
Кызлар күзгә күренә.
Карт башыма яшь чактагы
Төрле этлекләр керә.
Их кочакларга үзләрен,
Билкәйләрен сындырып!
Картлар белән сугышырга,
Күз төбенә тондырып.
Хыял чиксез, хәлләр хөрти,
Берни дә булмый кырып.
Утырамын борын тартып,
Сакалымны сыпырып.
Читайте нас: