– Әти, мине кәбестәдән табуыгыз дөресме?
– Дөрес! Кичә гаражлар артыннан таптык. Өченче көнне тукталыштан. Бу кадәр аракы ашавыңны туктат инде булмаса, улым.
Капкадагы иң нәтиҗәле язу: Сак булыгыз! Усал эт. Чылбыры Кытайда җитештерелгән.
– Әни, мин бүген мәктәпкә бармыйм! Чөйнки Әхтәм тагын мине үчекләячәк, ә Әхмәт көпшә аша төкерәчәк.
– Ярамый, улым, бар. Ничек кенә булмасын, син мәктәп директоры бит әле!
Страусның зиратта котын алсаң, ул икеләтә курка.
“Бар да 49” сумга дигән кибеттә кара уылдык бөртекләп сатыла.
Хәрби комиссариат тирәсен ететләр басып алган. Ишек төпләрендә чиратлар, хәтта тәрәзә аша керергә тырышучылар да бар. Эчтә хәрби табиб комиссарга дәгъва белдерә:
– Чакыру кәгазьләренә яңа танклар спирт белән йөри дип язу кирәкмәс иде.
Берәү бакчасында сирәк нәселдән булган куян тота, ә күршесенең эте аларга шуышып кереп, куян утырган читлекне күзәтергә ярата. Бердәнбер көнне эт ихаталарына куян үләксәсен алып кайта. Хуҗа гауга чыкмасын өчен куянны юып, кеше күрмәгәндә читлегенә кертеп ташлый. Күп тә узмый, коты очкан күршесе килеп керә:
– Кичә куяным үлгәч, койма буена җирләгән идем. Карасам, бүген ул кабат читлек эчендә ята.
– Агайне, тәрәзә буена килә алмассыңмы?