Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
16 гыйнвар 2019, 12:03

Роберт Миңнуллин мәзәкләре

Тәмуг Бер салып утырганда Мостай Кәримне бик үк өнәп бетермәгән каләмдәшләре әйтәләр икән моңа:– Мостай агай, болай булгач, тәмугка эләгәсең бит инде син!– Борчылмагыз, сезнең белән бергә миңа күңелсез булмас анда, – дип көлгән аксакал.

Роберт МИҢНУЛЛИН мәзәкләре
Киңәш
Шифаханә. Табибка керергә торалар. Чираттагы бер кыз Роберт Миңнуллинга дәшә. Балтач районыннан Лилия исемле икән.
– Сез язучы түгелме?
– Языштырам.
– Әллә Роберт абый Миңнуллин инде?
– Әйе шул!
– Без бәләкәй чакта Балтачтан сезнең редакциягә кунакка килгән идек. Абый хәзер язасызмы соң?
– Язам инде!
– Яза-яза билегезгә төштеме?
– Билгә генә түгел, аякка ук төште шул инде.
– Сез, абый, моннан соң басып язмагыз, аякларыгызга көч килер?
Күпер
Саескан тавында Кама аша салынган яңа күпер ачу тантанасы бара. Кызыл тасманы кисәр өчен Татарстан Президенты М. Ш. Шәймиевкә озын кайчы тоттыралар. “Татарам обрезать не привыкать,” – ди дә Президент тасманы кисеп тә ташлый. “Кисү”нең нинди мәгънә аңлатканны яхшы белгән “киселгән” татарлар дәррәү рәвештә көлешеп алалар. Мөселман булмаган олы кунаклар берни дә аңламый кала. Аңлатып биргәч, инде кунаклар көлешергә тотына. Күз алдына китергәннәрдер инде.
Яра
Туфан Миңнуллин ТНВдан сөйли: “Шагыйрьнең җанында, эчендә һәрвакыт яра булырга тиеш. Ул һәрвакыт авыртып торырга тиеш. Шул чагында гына ул әйбәт шагыйрь була ала...”
Шифаханәдә телевизор карап яткан Роберт Миңнуллин бу сүзләрне ишеткәч, эченнән генә сөенеп куя. “Миннән дә ашказаны язвасы таптылар, минем дә эчем постоянно авыртып тора. Димәк, мин дә әйбәт шагыйрь булып чыгам,” – ди ул эченнән генә эчен уа-уа.
Бүгенге эстрада
Татарстан телевидениесенең “Чулпан” программасыннан җырчы Салават Фәтхетдинов сөйли:
– Бүгенге татар эстрадасы бик түбән дәрәҗәдә...
Роберт Миңнуллин тапшыру тәмамлангач Салаватка шалтырата:
– Мин бик аңлап бетермәдем: эстрада бик түбән дәрәҗәдә дип үзеңне дә кертеп әйттеңме, әллә инде башкаларны әйтеп тә тормадыңмы?
Роберт Миңнуллинның Казанга килүе
Журналистлар шагыйрь Роберт Миңнуллиннан сорыйлар икән:
– Роберт Мөгаллимович, сез Башкортстаннан Казанга кайчан килгән идегез?
– Мин Казанга килгәндә Казанның 800 еллыгын уздырырга әзерләнә генә башлаганнар иде әле. Хәзер исә башкаланың 1000 еллыгын уздырырга җыенабыз. Килгәнемә ничә ел икәнен үзегез чамалагыз инде, – дип җавап биргән шагыйрь, мыек астыннан гына елмаеп.
Тәмуг
Бер салып утырганда Мостай Кәримне бик үк өнәп бетермәгән каләмдәшләре әйтәләр икән моңа:
– Мостай агай, болай булгач, тәмугка эләгәсең бит инде син!
– Борчылмагыз, сезнең белән бергә миңа күңелсез булмас анда, – дип көлгән аксакал.
Чама белергә кирәк!
Шагыйрь Марат Кәбиров, бераз салып алгач, якташы шагыйрь Роберт Миңнуллинга бәйләнә икән:
– Син дә Сөн буенда тугансың, мин дә – Сөн буенда. Син дә – шагыйрь, мин дә – шагыйрь. Син дә – талантлы, мин дә... Ләкин сиңа бер үпкәм бар әле, Роберт абый. Сөн турындагы бөтен шигырьләрне, бөтен җырларны язып бетергәнсең. Миңа берне дә калдырмагансың. Халык шагыйремен дигәч тә, алай ук ярамый бит инде! Бераз чама белергә кирәк!..
Сөзгәк сыер
Роберт Миңнуллинның әнисе Гөлҗәүһәрне сыеры сөзә. Аны авыр хәлдә Актаныш больницасына алып китәләр. Терелеп кайтуына теге сыер, әллә оятыннан, әллә ачлыктан, каядыр китеп югала. Бу соңгы хәбәрне ишеткәч, Р. Миңнуллинның тагын да ныграк кәефе китә:
– Әнкәйне сөзгәнче югалса да булыр иде бит инде ул сыерга? – ди ул уфтанып.
Гузеев белән Сөембикова
Атаклы Шәле авылына язучылар килеп төшкән. Клубка халык җыелган. Колхоз рәисе Сафин очрашуны ачып җибәрә:
– Иптәшләр, бүген бездә кунакка бик күп брошюралар авторы Илдар Гузеев һәм язучы Кояш Сөембикова килде. Әйдәгез, кул чабып каршылыйк әле!
Халык кул чаба башлый. Илдар Юзеев белән Кояш Тимбикова торып баш ияләр.
Юбилей алдыннан
Юбилей алдыннан халык шагыйре Роберт Миңнуллиннан сорыйлар икән:
– Кичәңә президент киләме соң?
– Юк, килми, – дип җавап биргән шагыйрь.
– Ничек инде килми? – дип аптыраганнар каләмдәшләре.
– Шулай инде. Мин бит артист түгел, – дигән шагыйрь аптырагач.
– Соң син бит халык шагыйре, – дип һаман ныкышалар икән.
– Халык шагыйренең кичәсенә халык килергә тиеш! – дигән шагыйрь горур гына, үзенең тапкырлыгына үзе сокланып.
Шагыйрьнең опера һәм балет театрында узган юбилей кичәсендә бер генә буш урын юк иде.
Полковник белән өлкән лейтенант
Роберт Миңнуллин белән Зәки Зәйнуллинны йөрәк белән больницада ятканнан соң “Ливадия” санаториясенә җибәрәләр. Шагыйрь белән язучы көн саен дәваланалар, саф һавада йөриләр. Ял итүчеләрнең кайберләре, шагыйрьне танып, утырган җирләреннән торып басып: “Исәнмесез, Роберт Мөгаллимович!” – дип исәнләшеп калалар икән.
Бу хәл еш кабатлана башлагач, Зәки Зәйнуллин әйтмичә түзә алмаган:
– Ай-яй, син, Роберт, генерал кебек әй, узып киткәндә бөтенесе дә басып калалар!
Роберт Миңнуллин да җавапсыз калмый:
– Соң озата баручым полковник Зәки Зәйнуллин булгач, чыннан да, генерал дип уйлыйлардыр инде, – дигән.
Шагыйрьнең бу сүзләреннән икесенең дә күңеле була. Соңыннан З. Зәйнуллин шыпырт кына сорый икән:
– Синең берәр званиең бармы соң ичмасам?
– А как же! Мин синең кебек гади полковник кына түгел, ә запастагы өлкән лейтенант! – ди шагыйрь “өлкән” сүзенә басым ясап...
Аннары отставкадагы полковник белән запастагы өлкән лейтенант табибка керер өчен чиратка барып басалар.
Премьер фикере
Салават Фәтхетдинов турында сүз чыккач, Роберт Миңнуллин:
– Салават шәп җырчы да, шәп гонщик та инде ул! – дип мактый башлаган.
Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов тыңлап торган да үз фикерен әйткән:
– Шулай. Салават ул гонщиклар янында – шәп җырчы, җырчылар янында – шәп гонщик!
Премьер белән барысы да килешәләр һәм аңа кушылып елмаешалар.
Читайте нас: