Нәфкать Нигъмәтуллинның иҗади төркеменә ифрат шаян, шук егетләр җыелган. Алар берсен-берсе уздырып, кызыклар ясарга ярата.
Шулай берчак җәен Мәләвез шәһәренә концерт куярга бара болар. Тамаша кичен генә, ә көндезен вакытны ничек үткәрергә? Егетләр аптырап калмый, Рәфис Фазылҗан – Алла Пугачева, Ирек Галиев – Филипп Киркоров, Альберт Галимуллин Верка Сердючка булып киенәләр дә шәһәр паркына чыгалар. Шундый килештерә егетләр, күпләр аларны чын Мәскәү артистлары дип кабул итә. Хәтта ГАИ хезмәткәрләре дә честь биреп каршылый һәм шук егетләрне теләгән урыннарына түләүсез-нисез илтеп куялар. Кыскасы, Пугачева, Киркоров һәм Сердючканың Мәләвезгә килүе турындагы хәбәр шәһәрдә яшен тизлеге белән тарала. Шуклык кичке концерт вакытында гына ачыла. Шулай да тамашачылар ачуланмый, рәхәтләнеп көлә генә.
Төркемнең элекке гитарачасы Ирек Галиев теләсә кемнең тавышын оригиналдан һич аермаслык итеп кабатлау сәләтенә ия. Иҗатташларын шулай дусларча шаяртып алырга аеруча ярата ул.
Бервакыт Ирек Салават Фәтхетдиновның тавышы белән шагыйрь-композиторларга шалтырата башлый. Иң башта композитор Альфред Якшембәтовка чыга бу:
– Ни, Альфред, мин иртәгә Химиклар мәдәният сараенда зур концерт үткәрәм. Син дә килмичә калма. Урының түрдән. Җырларыңны да күпләп башкарачакмын, – ди ул.
Тегесе берсүзсез ризалаша. Аннары Ирек-“Салават”, башка шагыйрь-композиторларга һәм җырчыларга да шалтыратып, аларның кайсын шушы концертта җырларга, кайсын шигырь укырга чакырып чыга. “Мэтр”ның тәкъдимен кире кагучы табылмый.
Иртәгәсен “хөрмәтле кунаклар” Мәдәният сарае янына килеп басса, концерт та, Салават та юк. Ачулары килгән сәнгать халкы: “Болай шаярырга нинди хакың бар?” дип, чын Салаватка шалтырата башлый. Халык җырчысы исә бернәрсә дә аңламый. Шулай итеп, чак уеннан уймак чыкмый кала. Соңыннан эш узып, ачуы басылгач кына Салават Фәтхетдиновтан үзенең шуклыгы өчен Ирек үзе гафу сорый. Тынычланган Салават рәхәтләнеп салаватча кеткелдәп бер көлә дә, егетне гафу итә.
Сәхифәне Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ әзерләде.