1нче гыйнвар иртәсендә телефон аша җәмәгатьчелек фикерен сораштыру уздыралар. 2 процент “әйе”, 3 процент “алло” дип әйтә ала, калганнар җавап бирергә авырсыналар.
1нче гыйнвар. Иртән торып, кичке ашны ашар вакыт.
–- Исәнме-е-се-ез, балалар! Бүләкләр сатам, рәхим итегез!
– Кыш бабаегыз чын түгел. Айнык.
Яшь барган саен Яңа елга караш та үзгәрә.
Балачакта аның тизрәк җитүен телисең.
Үскәч, рәхәтләнеп “тугарыласың”.
Картайгач: “Тагын да Яңа елмыни?!” – дип аптырыйсың.
1нче гыйнвар иртәсендә кибеттә:
– Икмәгегез яңа пешерелгәнме?
Елдагы иң кыска көн – 1нче гыйнвар. Йокыдан уянуыңа, караңгы да төшә башлаган була.
Айнык Кыш бабай күрсәгез, ул Санта-Клаус булыр.
Кыш бабай психиатрга килә:
– Доктор, ярдәм итсәгез иде. Мин үземә ышанмыйм.