Башкортстанда яшәүче танылган татар шагыйрәсе, прозаик һәм драматург Дилә Булгакованың чираттагы китабы дөнья күрде. Шушы уңайдан Уфадагы язучылар союзы йортында аның исем туе оештырылды. Дилә Булгакова төрле жанрларда бердәй уңышлы иҗат итә. Аның балалар өчен иҗат иткән әсәрләрен олылар да яратып укый. Әмма моңарчы балалар өчен аның иҗатын татар теленнән рус теленә тәрҗемә итүчеләр булмады. Һәм ниһаять, Дилә Булгакованың рус телендә "Сокровище" дип исемләнгән хикәяләр җыентыгы дөнья күрде. Тәрҗемәчесе Заһидә Мусина әйтүенчә, бу эш җиңелләрдән булмаган, язучының искиткеч тропларын тәрҗемә иткәндә, кыенлыклар туган. Тәрҗемәченең үзен дә эчтәлеккә чумып, уйланырга мәҗбүр иткән. Әлеге әсәрләр балаларны әйләнә-тирә дөньяны яхшырак аңларга, аның матурлыкларын күрә һәм саклый белергә өйрәтә. Илебезнең, җиребезнең гүзәллеген Дилә Булгакованың күзлеге аша кабул итү бәхете дә тиячәк бу китапны укыганнарга.
Чарада Башкортстан язучылары берлеге рәисе Айгиз Баймөһәммәтов катнашты. Дилә апаның татар шигъриятендә һәм татар прозасында зур урын алып торганын билгеләде. Зәңгәр күлмәкле язучының 100 яшьлек юбилеен да шушы бинада каршы алырга тәкъдим итте.
Дилә Хәмзә кызы язучы гына түгел, гомерен татар җәмгыяте белән эшләүгә дә куйган шәхес. Башкортстанда актив эшләп килүче шундый оешмаларның берсе – татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы. Дилә апа бу оешманы булдыруга да күп көч салган, чишмә башында торган. Бүген чараны оештыручылар да алар, Сәхибҗамаллар.
Ихластан әйтелгән теләкләр җанга җылы өсти. Мондый теләкләр бихисап булды. Дилә апаны хөрмәт иткән, яраткан кешеләр күп иде. Дилә апа үзе нинди булса, аның дуслары да шундый икән. Чара барышында бүлмәдә, әйтерсең, илаһи нур балкып торды. Җылы, җанлы, дусларча, бер тында шагыйрәнең кичерешләре, уйлары, аның илһам чыганагы, иҗат җимешләренең язылу тарихлары белән танышу йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
Фото: Ильдар Еникеев