Туган як, туган җир, туган авыл... Кайларда гына яшәп, нинди генә вазыйфаларда эшләмәсәк тә, безне шушы төшенчәләр гомер буена озата килә. Шушы як табигате, эчәр суы, сулар һавасы, авылдашларның холык-фигыле, хәтта тышкы кыяфәте су тамчысындагы кебек синдә чагыла. Хәтта кешенең кемлеге дә – яхшымы, яманмы ул, рухи яктан көчлеме, әллә мескенме – аның туган ягына, авылына, тамырларына булган мөнәсәбәтеннән ачык күренә. Туган ягын кадерләгән иҗатчы үзе дә аның кадер-хөрмәтенә лаек була. Әнгам ага Атнабай, Роберт абый Миңнуллиннарның язмышы – моңа ачык мисал.
Бу яктан карасаң, бөтен гомерен Башкортстандагы татар журналистикасына багышлап, 39 ел дәвамында “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе йөген тарткан Фәнүр Мөгамбәр улы Гыйльманов – бик бәхетле иҗатчы. Гомер буе аңа гәзитнең бетмәс мәшәкатьләре белән йөгерергә туры килсә дә, ул беркайчан да туган ягыннан, туган авылыннан аерылмады, шунда яшәде, тирән тарихи тамырлардан яшәү суты алган мәгърур имәннең бер яфрагы булып, аларның тирәнлеген тоеп иҗат итте. Һөнәре буенча филолог – татар теле һәм әдәбияты белгече булса да, аның күңелендә чын ир-егетләргә генә хас “биле бәйле ат” ятты – тарихчы, гомер буе туган як тарихын өйрәнүче тулпар. Бу “ат”ны “иярләп”, Фәнүр Мөгамбәр улы Башкортстанның төньяк-көнбатышында урнашкан Балтач, Бүздәк, Әлшәй, Туймазы районнарының татар авыллары тарихына сәфәр кылды, күпсанлы архив чыганакларына мөрәҗәгать итте һәм эзләнү нәтиҗәләрен берсеннән-берсе саллы ике дистәгә якын китап рәвешендә бастырып чыгарды. Тикшеренүче сыйфатында, шулай ук гади кеше буларак та, шактый олы тормыш тәҗрибәсе туплагач, каләмдәшебез инде җаваплылыктан курыкмыйча, үзенең кендек каны тамган авылларның үткәнен, аның бүгенге көн белән бәйләнешен тикшерүгә алынды. Благовар районының Иске Абзан һәм аңардан бүленеп чыккан Яңа Абзан авылларының тарихын иңләгән “Морзалар һәм йомышлы татарлар варислары” дип аталган китабы быел Казанда “Пропаганда” нәшриятында дөнья күрде.
Әлеге китап төзелеше белән үк фәнни әдәбиятка карата куелган кырыс таләпләргә җавап бирә. Ул тарихи-хронологик принципка таянып төзелгән, ягъни хикәяләү ерак үткәннәрдән, аерым алганда, авыл нигезләнүенә китергән XVII гасыр ахыры вакыйгаларыннан башланып, бүгенге көннәргә кадәр алып барыла. Биредә автор күпсанлы архив чыганакларына мөрәҗәгать итеп, кайчандыр авылның төп халкын тәшкил иткән “чабаталы морзалар”ның килеп чыгышына, аларның борынгы Ватаннарына, көнкүрешенә туктала. Көчләп чукындыруга, диннән һәм телдән яздыруга башбирмәс мишәр татарлары булып күз алдына килеп баса авылның борынгы бабалары. Турысын әйтик, 2002 елгы халык исәбен алу алдыннан республиканың төньяк-көнбатыш районнары халкын “сез татар түгел!” дип лаф орулар да шактый булды. Шөкер, ул көннәр артта калса да, аерым даирәләрдә моның шаукымы һаман да сизелә әле. Фәнүр Мөгамбәр улының әлеге хезмәте шундый “лаф оручы”ларга фәнни дәлилләнгән, күпсанлы архив чыганакларына нигезләнгән җавап булып яңгырый.
Беренче карашка, ул аерым ике авыл тарихына гына багышланган булып тоелса да, чынлыкта республикада “чабаталы морзалар” һәм аларның нәселләре тарафыннан нигезләнгән, яисә алар күпчелек халкын тәшкил иткән дистәләрчә авыл-салаларның уртак үткәнен иңли. Һәм бу тарих Благовар белән генә чикләнмичә, Әлшәй, Дәүләкән, Бүздәк, Чакмагыш, Чишмә, Кушнаренко якларына да барып чыга, бу якларда яшәүче мишәр татарларының уртак тамырларын ачып сала. Хәер, бу яклап татар әдәбияты классигы Әмирхан Еникинең биографиясенә күз салу да җитә. Юкка гына аны Башкортстанның ике районы – Благовар һәм Дәүләкән үз улы дип исәпләми...
Иске Абзан авылының нигезен тәшкил итүче “чабаталы морзалар” – Асанов, Сәлихов, Бектимеров, Кулаев, Бетуков, Тенишев, Биглов, Иксеев, Сакаевларның нәсел җепләрен эзмә-эзлекле рәвештә дәвам итеп, автор аларны ХХ гасырга кадәр китереп җиткерә, рәсми документларга таянып, төп нәселләрнең тәрҗемаи хәлен, авыл икътисадына, рухи тормышына керткән өлешен анализлый. Билгеле, 1930 елларга кадәр милли мәгарифне Ислам диненнән, муллалар кулындагы мәдрәсәләрдән аерып карап булмый. ХХ гасыр башында авылда ике мәчет иман нуры тарата. Шунысы шатлыклы: Метрика кенәгәләрендә рәсми теркәлгән беренче мәчет муллалары арасында авторның – Гыйльмановлар нәселенең – башында торучы Гыйльман Зәйнулла улы Баязитов та бар. Шуннан “алма агачыннан ерак төшми” дигән мәкальнең хаклыгына шик белдереп кара инде! Аерма тик шунда: Гыйльман Баязитов XIX гасыр азагы мәгърифәтчеләреннән булса, аның берничә буын соңындагы варисы Фәнүр Гыйльманов XXI гасыр башында яшәүче милләттәшләренә гыйлем нуры тарата. Шуны да әйтик, әлеге китапта автор Иске Абзан авылы мәктәбенең тарихына, аннан үсеп чыккан күренекле шәхесләргә аерым зур урын бүлә; авылны яшәтүче төп көч мәктәп икәнен тирәнтен аңлап эш итә ул. Тупланманың “Алар бит авыл күрке” дип аталган бүлегендә күп төрле хезмәт һәм язмыш ияләре чагылыш тапса да, аларны шушы гыйлем учагында белем алулары берләштерә.
Китап ике мөстәкыйль өлештән тора. Аның беренчесе югарыда аталган Иске Абзан авылының тарихына багышланса, икенчесе шуннан аерылып, 1897 елда барлыкка килгән Яңа Абзан авылының инде гасыр ярымга якынлашып килгән үткәненә байкау ясый. Һәр ике бүлекнең дә ахырында рәсми тарихи документларның күчермәләре – Ревизия “сказка”лары, халык исәбен алу, “подворная перепись” материаллары, хуҗалык кенәгәләре урнаштырыла, ягъни хезмәттә китерелгән һәр яңа мәгълүмат рәсми документ белән ныгытыла. Бу исә төрле тарихи инсинуацияләр барлыкка килүенә юл куймый, хезмәтне дәлилле, ышанычлы итә.
Шул ук вакытта әлеге китапны фәнни телдә язылган “саф” тарихи документ итеп карау да дөрес булмас иде. Анда тарих, илкүләм вакыйгалар конкрет кеше язмышлары, истәлекләре аша ачыла. Нәкъ фольлордагы бәет, риваять жанрларындагы кебек үк. Алардан ХХ гасырның “җелегенә үткән” колхозлашу касафатын да, репрессия фаҗигаләрен дә, Бөек Ватан сугышы чорындагы тыл тормышын да, сугыштан соңгы күтәрелешне дә, “торгынлык” дигән ярлык тагылган коммунизм чорын да, кемгәдер байлык китереп, күпләрне бөлгенлеккә төшергән “кыргый капитализм” дәверен дә ачык күзалларга мөмкин. Ләкин, нинди генә чорны тасвирламасын, Фәнүр Мөгамбәр улының асылын, мәгърүр Абзан имәненең бер яфрагын, үзе яралган шушы изге туфракка, аның тарихына, кешеләренә карата тирән мәхәббәт билгеләп тора. Шушы мәхәббәт хисе китапның беренче битеннән башлап соңгысына кадәр укучыны да озата килә, аны арбап алып, үзенә әсир итә...
Китапның язылу тарихына бәйле шуны да әйтим, аның зур өлеше Фәнүр абыйның сәламәтлеге какшап, хастаханә койкасына бәйләнгән вакытында язылды. Шөкер, ул вакытка тикшеренүче төрле архив чыганакларыннан авылга бәйле мәгълүматларны алып, ХХ гасыр вакыйгаларының тере шаһиты булган картлар белән очрашып, китап язу өчен чимал туплап өлгергән иде инде. Аларны билгеле бер системага салып, кәгазьгә күчерү эше көн тәртибенә баскан иде. Фәнүр Мөгамбәр улы физик сызлануларын җиңеп, каләмгә тотынды һәм, турысын әйтәм, яраткан эше белән шөгыльләнү, туган ягына булган чиксез мәхәббәт аңа авыруын җиңеп чыгарга ярдәм итте! Шулай, дәвалау көченә дә ия ул иҗат... Әгәр йөрәктән чыкса...
Татарның беренче тарихчысы, мәшһүр мәгърифәтчебез Шиһабетдин Мәрҗани заманында “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк” дип язып калдырган. Иманым камил, Фәнүр Гыйльманов кебек тарихка бирелгән уллары булганда, Благовар районы Иске Абзан һәм Яңа Абзан авылларының киләчәге бар һәм якты әле!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
филология фәннәре кандидаты, доцент, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре.