З. Биишева исемендәге Башкортстан "Китап" нәшриятының баш мөхәррире Зөлфия Карабаева чараны башлап җибәргәндә шуны билгеләде: ана телендә әдәби әсәрләр язу, дөнья күргән басмаларны балалар аудиториясенә тәкъдим итү – бик кирәкле, мөһим эш, бу рәвешчә яшь буында туган телгә, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләп була.
"Китап" нәшриятында быел татар телендә балалар өчен бик күркәм шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. "Ташбака – уңган апа" һәм "Шук буран" җыентыкларының авторлары – Люция Әблиева һәм Резеда Шакирова. Аларның икесенең дә иҗаты – Башкортстанның матбугат басмаларында еш кунак.
"Шук буран" – Резеда Шакированың икенче хезмәте. Беренчесе ("Рәнҗешләр дә салкын карлар кебек", 2017), электрон рәвештә булып, өлкәннәргә тәгаенләнгән иде. Резеда ханым шулай ук әдәби тәнкыйть, тел белеме өлкәсендә дә актив эшли. Татар телендә парлы сүзләр сүзлеген төзегән, редупликатлар сүзлеге өстендә эшли. Аның шигырьләрен Затон бистәсенең якшәмбе мәктәбе укучылары укыды.
Люция Әблиева төрле жанрларда актив иҗат итә. Татарстан китап нәшриятында "Шулай да була" (2023) сатира-юмор җыентыгы басылды, үзнәшер китаплары да берничә. Быел Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителде. Аның чыгышы тулы бер спектакльгә әверелде: уен, бию, күрсәтмә материал алымнарын бик оста кулланды. Шигырьләрен Уфа шәһәренең 84нче гимназиясе укучылары зур кызыксыну белән ятлаган һәм сәнгатьле итеп сөйләп ишеттерде. Берничә шигырьнең русча тәрҗемәсе дә тәкъдим ителде.
Кулъязмалар Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсенең Чакмагыш үзәк китапханәсендә 2023 елның апрелендә үткән күчмә утырышында тикшерелгән иде. Авторлар икесе дә Чакмагыш районында туып-үскән, туган як иҗатчылары белән даими бәйләнештә яшиләр, әдәби процесста, төрле очрашуларда теләп катнашалар.
Китапны тәкъдир итү чарасы нәшриятның яңа фирма кибетендә (Уфа шәһәре, Ленин урамы, 26) оештырылды. Анда шагыйрәләр үзләре, Башкортстан "Китап" нәшриятының балалар әдәбияты, маркетология һәм реклама бүлеге хезмәткәрләре, "Тулпар", "Әллүки" журналлары вәкилләре, Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе Руслан Сөләйманов катнашты.
Чара күмәкләшеп "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.
Автор фотолары.