Барлык яңалыклар

Өч яңа кулъязма тикшерелде

Башкортстан Язучылар берлеге каршындагы Татар әдипләре берләшмәсенең чираттагы утырышында өч өр-яңа кулъязма тикшерелде.

Өч яңа кулъязма тикшерелде
Өч яңа кулъязма тикшерелде

Тикшерүгә Фәридә Сәйфуллинаның чәчмә әсәрләре, Рәсимә Ильясованың балалар өчен шигырьләре, Рәмзия Шәрәфетдинованың юмористик шигырьләре тәкъдим ителде. 

Татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе Руслан Сөләйманов,  БР Язучылар берлеге әгъзалары Мөнир Вафин, Халисә Мөхәммәдиева, Венер Фәттахов, филология фәннәре кандидатлары Лилия Сәгыйдуллина, Альбина Хәлиуллина, Дилбәр Булатова, шагыйрә һәм тәнкыйтьче Резеда Шакирова әсәрләрне җентекләп укыган. Һәр әсәрнең уңай һәм кимчелекле яклары әйтелде, киңәшләр бирелде.  Шулай ук әсәрләр белән танышып, үз фикерләрен язып җибәрүче язучылар һәм шагыйрьләр дә бар, аларның хатлары (Ләйсән Якупова, Эльверт Хаматшин, Зәйфә Салихова, Рафига Усманова, Фәнзия Максютова) укып кителде. 

 

Өч яңа кулъязма тикшерелде
Өч яңа кулъязма тикшерелде
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: