Барлык яңалыклар

Шагыйрь – халык йөрәгендә

Узган ел ахырында Уфада “Сез белмəгəн Атнабай” дип исемләгән яңа китап дөнья күргән иде. 448 битлек җыентыкка Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның поэмалары, шигырьлəре, чəчмə һәм сатирик-юмористик әсәрләре, публицистик язмалары, аның белән əңгəмəлəр, хатлар, шагыйрь хакында замандашларының фикерлəре туплап бирелгән. Уфа “Нур” татар дəүлəт театрында үткəн əдəби кичəдə китап залдагы һəрбер тамашачыга бүлəк итеп тапшырылды. Атнабай иҗатына багышланган саллы бу басманың төзүчесе, баш сүз һəм аңлатмалар авторы – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,  1965-87, 1992-2002 елларда “Кызыл таң“ гәзитендә әдәби хезмәткәр, баш мөхәррир урынбасары, 1987-92 елларда “Һәнәк” журналында әдәби хезмәткәр, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рим ИДИЯТУЛЛИН. Җаваплы мөхəррире – филология фəннəре кандидаты, М. Акмулла исемендəге БДПУ доценты, Башкортстанның атказанган мəгариф хезмəткəре, Башкортстан Язучылар берлеге əгъзасы, Башкортстан татарларының Милли-мәдәни мөхтәриятенең башкаручы директоры Альбина ХƏЛИУЛЛИНА.  Сезгә аның белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Фото: Альбина Хәлиуллина Рим Идиятуллин фатирында кунакта.

Шагыйрь – халык йөрәгендә
Шагыйрь – халык йөрәгендә

– Альбина Габит кызы, китап турында белешмəдə аның төзүчесе Рим ага Идиятуллин, диелгəн. Аның белəн Сезне нинди җеплəр бəйли?

– Бу җыентык мавыктыргыч һəм фəһемле тарихка ия. Ул, Атнабайның якын дусларының берсе, журналист һəм шагыйрь Рим Идиятуллин тарафыннан дистə еллар элек тулысынча диярлек тупланып, үз вакытын көтеп ята бирде. Җан сыкрауларына өстəлгəн тəн сызлануларын да җиңеп, Атнабай рухы белəн ялкынланып, китапның басма вариантын күрү турында хыялланып яшəде Рим ага.

Ике шагыйрьнең дуслыгы яшьлек елларыннан ук башлана. Әнгам Атнабай 60нчы елларда “Кызыл таң” каршында иҗат түгәрәге  оештыргач, заводта эшләп йөргән Рим Идиятуллинны да утырышларга чакыра. Берничә айдан яшь шагыйрьнең шигъри шәлкеме Атнабайның баш сүзе белән гәзит битләрендә басылып та чыга. Аның киңәше белән Рим Зиннәтулла улы БДУның татар-урыс бүлегенә укырга керә. Иҗади дуслыклары “Кызыл таң”да, “Һәнәк”тә бергә эшләү дәверендә аеруча ныгый.

Идиятуллиннар фатирында ара-тирə булган очрашуларыбыз бүгенгедəй истə. Атнабай турында китап чыгару хыялын минем белəн дə бүлешкəн иде Рим ага. Бу ниятен якташларыбыз, Татарстанның халык шагыйрьлəре Роберт Миңнуллин, Рəдиф Гаташ та хуплап каршы алдылар. Рим аганың Атнабай исемен яңа яктан ачу юлындагы максатчанлыгына, дуслыкка тугрылыгына соклана идем. Эш белəн мавыгып, ашау-эчүен дə онытып, язу өстəле яныннан тəмəкесен көйрəтергə генə кузгала торган иде ул. Тормыш иптəше Дания ханым да материалларны туплауда уң кулы, киңəшчесе һəм зур ярдəмчесе булды.

Заманында Сəвия Атнабаева шагыйрьнең архивын язучылардан төзелгəн мирас комиссиясе əгъзалары аша Милли əдəбият музеена тапшыра. Бу комиссиягə Риф Тойгын, Марат Кəримов, Азат Магазов, Расих Ханнанов һəм Рим Идиятуллин да керə. Шуңа да Рим ага бу китапны дөньяга чыгаруны үзенең намус эше итеп кабул итте, күрəсең. Рим ага белəн аралашу миңа, Атнабай шигырьлəрен укып үскəн, əмма аны күреп-белмəгəн яшь əдəбиятчыга, шагыйрь шəхесенең төрле якларын, иҗат лабораториясен, замандашлары белəн үзара мөнəсəбəтен тирəнрəк аңларга булышлык итте, дип уйлыйм.

Атнабайның җор теллелеге, Гөлкəйгə (хəлəле Сəвия апага шулай мөрəҗəгать итə торган булган) язылган хатлары, басылмый калган шигырьлəре бармы-юкмы икəнлеге хакында гəп корган, бəхəс тудырган тарихларга кагылган чаклар истə калган.

Хәләл җефетенең мирасын күз карасыдай кадерлəп саклаган Сəвия ханым вафатыннан соң Идиятуллиннар гаилəсенə əманəт буларак калган бу эш өзелгəндəй булды. Бераздан Рим ага да бакыйлыкка күчте. Атнабайның тууына 95 ел тулу уңаеннан булса да бу изге башлангычны төгəллəп куярга вакыт җитте, дигəн уй китапны чыгару мəшəкатен җиңеп чыгарга үз юлларын ачты. Бу басма ике шагыйрьнең эчкерсез дуслыгын да, “шигърият” дигəн галиҗəнап дөньяга тугрылыкларын да раслый, инде бакыйлыкка күчкəн калəм əһеллəренең килəчəк белəн əңгəмəсе кебек тə кабул ителə. Əйткəндəй, Рим ага Идиятуллин тарафыннан бирелгəн искəрмəлəр, аңлатмалар тулысынча диярлек сакланды.

– Китап шактый күлəмле. Анда материаллар ничек сайлап алынган?

– Əнгам Атнабаевның мирасы зур һəм күпкырлы. Мин бу фикернең дөреслегенə шагыйрьнең Милли əдəбият музеенда сакланган мирасын, басылып чыккан китапларын карап чыкканнан соң тагын бер кат инандым. “Торатау” конгресс-холлының подвалында урнашкан Атнабай фондында шакмаклы дəфтəр битенə каз теше кебек тезелеп киткəн хəрефлəр белəн язылган шигъри кулъязмалар, төрле елларда чыккан китаплар, рəсми таныклыклар, котлау телеграммалары, фоторəсемнəр һəм башка бик күп шəхси əйберлəр саклана. Шагыйрьнең йөрəк тибешен тойган кул сəгатеннəн башлап, Атнабайны Атнабай итеп таныткан данлыклы эшлəпəгə кадəр күрергə, тарихның үзе белəн очрашырга мөмкин.

Бу җыентыкта искиткеч бай хəзинəнең аерым бер өлеше генə тəкъдим ителə. Бүгенге көн күзлегеннəн караганда бəхəсле тоелган кайбер фикерлəр оригиналдагыча калдырылды. Алар заман сулышын, тарихи вəзгыятьне тоярга мөмкинлек бирə, Атнабай шəхесен, шагыйрьнең фикер сөрешен, рухи эзлəнүлəрен ачарга булышлык итə. Атнабайны оста драматург буларак ачкан сəхнə əсəрлəре əлеге китапта бөтенлəй урын алмады, шигъри мирасының бер өлеше игътибардан читтə калды, əдəбиятка һəм иҗатташ дусларына карата булган фикер-уйлануларын чагылдырган язмалар да тулысынча бирелмəде. Төрле архивларда, шул исəптəн аерым кешелəрдə дə, шагыйрьнең калəмдəшлəренə, чордашларына язган хатлары саклана. Атнабайның журналистлык эшчəнлеге исә бөтенлəй өйрəнелмəгəн.

– Сез, мөгаен, шагыйрьнең басылган китапларын күздəн кичергəнсездер?

– Əйтергə кирəк, шагыйрьнең барлык китаплары да диярлек Уфада башкорт, татар һəм урыс теллəрендə басылып чыга. Мəсəлəн, Башкортстан “Китап” нəшриятында башкорт телендə дистəдəн артык шигырь китабы дөнья күрə.

“Йөрəк менəн һөйлəшеү” (1958) дип исемлəнгəн беренче китабыннан башлап “Йəшлек менəн осрашыу” (1961), “Мин һиңə өндəшəм” (1963), “Шиғырҙар һəм поэмалар” (1966), “Йөрəгем юлдары” (1971), “Йылдарҙан йырҙар ҡала” (1975), “Шиғырҙар, поэмалар” (1977), “Мөхəббəт юлы” (1982), “Көтмəгəндə килде ямғыр” (2005) исемле басмаларда шагыйрьнең өйрəнчек чорын үтеп үз стилен булдыруы ачык күренə, “Атнабай чалымнары” ярылып ята. Шагыйрьнең беренче “Һайланма əҫəрҙəр” җыентыгы исə 1988 елда нəшер ителə һəм үзенең кереш сүзе белəн башланып китə.

Егерме елдан соң ике томлы “Һайланма əҫəрҙəр”енең (2008, 2012) беренче томында шагыйрь иҗатын хронологик тəртиптə бирү омтылышы ясалса, икенче том публицистик язмалар, гомер һəм иҗат сəхифəлəре, хатлар, тəрҗемəлəр белəн тулыландырыла.

Ике том басылган арада “Урал” фонды тарафыннан нəшер ителгəн һəм бизəлеше, сыйфаты белəн алдагыларыннан аерылмаган “Һайланма əҫəрҙəр” (2011) китабына пьесалары тупланып бирелə.

Пьесалары шулай ук “Ул ҡайтты” (1964), “Əсə хөкөмө” (1965), “Балаҡайҙарым” (1974) җыентыкларында һəм “Пьесалар” (1969, 1972, 1978) исеме астында төрле елларда басылып чыга. Татар телендə “Шигырьлəр” (1993), “Җиз кыңгырау моңнары” (1998), шагыйрьнең уллары Азамат һəм Салават булышлыгы белəн чыккан “Атнабай. Халык шагыйре” (Уфа, Рухият, 2000) китаплары шулай ук үз укучысын тапты. “Җиз кыңгырау моңнары” китабына язган кереш мəкалəсендə Роберт Миңнуллин “Атнабайны каршылагыз!” дип оран салуы белəн бергə шагыйрьнең күпкырлы шəхесен ачты, ихлас фикерен шигърият сөючелəргə ачык җиткерде.

Атнабайның урыс теленə тəрҗемəдə дөнья күргəн шигырьлəре (“Любовь моя, тоска моя” (Уфа, 1969), “Ты всегда со мной” (Уфа, 1972)), нигездə, мəхəббəт темасына багышланган. Калəмдəше Марат Кəримов əйтүенчə, “йолдызлар кабызучы” шагыйрь башкаларга да үз очкынын бирə алу сəлəтенə ия. Шагыйрь хакында истəлеклəр тупланган “Был ерҙе мин матурларға тыуҙым...” (2003) китабы якты хатирəлəрне үз эченə ала. В. Шəйхлисламова тарафыннан төзелгəн, үзнəшер юлы белəн чыккан “Күңеллəрдə Атнабай” (Уфа: Матбугат йорты, 2023) китабы Атнабайны туган ягы, Тəтешле районы белəн бəйлəүче җеп булып тора. Əдип иҗатына бəяне калəмдəшлəре Хəсəн Туфан, Илдар Юзеев, Наҗар Нəҗми, Марат Кəримов, Роберт Миңнуллин, Рим Идиятуллин, Расих Ханнанов, галимнəр Суфиян Сафуанов, Рəиф Əмиров һәм башкалар бирə.

– Альбина Габит кызы, Ə. Атнабай иҗатына, əдəбиятчы, тəнкыйтьче буларак, нинди караштасыз?

– Атнабайны əле дə яратып укыйлар, китапларын эзлилəр, таушалып беткəн шигъри җыентыкларын кулдан-кулга күчереп йөртəлəр, өлкəннəр дə, яшьлəр дə шигырьлəрен ятлап юаныч таба, зур сəхнəлəрдəн сөйли, йотлыгып тыңлый. Хəтта социаль челтəрлəрдə дə Атнабай замандаш буларак яшəвен дəвам итə. Чөнки ул яшəеш кануннарын, аның эчке драматизмын якыннан тойган, төрле чор укучы күңелен яулап алырлык шигырьлəр иҗат иткəн. Җəмгыятьтəге вакыйгаларны журналист күзлегеннəн генə түгел, ə иҗтимагый-фəлсəфи ноктадан да чыгып бəялəгəн əдип үзеннəн соң фəһемле иҗат мирасы калдырды.

Кеше күңелендə туган мəңгелек сорауларга җавап эзлəп бəргəлəнүлəр дə, авыр минутларда иңнəргə рухи канат куярдай фəлсəфи уйланулар да, гашыйклар күңелен актарып салырлык мəхəббəт кичерешлəре дə бар аларда. Шигырьнең эчке аһəңе көтелмəгəн гыйбарəлəр белəн көчəйтелеп, урыны-урыны белəн халык акылын туплаган гади сөйлəм аша баетыла. Гадилеге белəн халыкка якын да инде Атнабай!

Атнабайның бер сулышта каралган спектакльлəре тормышчан коллизиялəрне үз эченə ала, озак еллар тамашачы мəхəббəтен җибəрми. Тормыш агышын алдан тоемлаган, катлаулы төшенчəлəрне дə гади, əмма онытылмаслык, үткен итеп əйтеп бирə белгəн нечкə хисле лирик Атнабайны, җор һəм төртмə телле, кирəк чакта мыек астыннан гына көлə белгəн шагыйрьне, оста драматургны халык үз хəтерендə саклый.

Ярты гасырлап вакыт үтсə дə, Атнабайның “Җиз кыңгырау моңнары”, “Бəхет”, “Ярамыйга карамый”, “Əнкəй, синең кулларың” кебек җырлары халык теленнəн төшми. Нəкъ менə халык мəхəббəте шагыйрьне үлемсез итə.

Тормышны гына түгел, үз исемен дə шигъри биеклеккə күтəргəн шəхес ул! Калəм иясенə шуңардан да бөек бəһа бар микəн?!

– Шагыйрьнең дөнья күрмəгəн əсəрлəре бармы?

– “Сез белмəгəн Атнабай”да шагыйрьнең архивында калып, басылып өлгермəгəн берничə шигыре урын алды. Шулай ук аның туган авылы Күрдемдəге музеенда дистəлəгəн папкаларга җыелган кулъязмалары арасында да төрле сəбəплəргə бəйле басылмый калган əйберлəр очрарга мөмкин. Төргəк-төргəк язмаларны күздəн кичергəндə, Атнабайның башка сыйфатлары да ачыла бара.

Беренчедəн, ул язганнарын пөхтə итеп тəртипкə салып җыя барган. Алар арасында машинкада басылганнары да, күчереп язылганнары да, төзəтмəлəр кертелгəн язмалар да очрый. Кəгазьлəр арасында китап укучылар белəн булган очрашуларда бирелгəн сораулар, төрле телəк-юлламалар язылган кəгазьлəр сакланган. Икенчедəн, Атнабай шигырь язу арасында рəсемнəр дə сызгаларга яраткан. Шакмаклы дəфтəрнең беренче битенə əсəрнең исеменə туры китереп күгəрченнəр төшергəн сурəт истə калды. Икенче бер төргəктə “Минем тəрəзəдəн тышка карап торгандагы күренеш” дип исемлəнгəн, сылу кыз гəүдəсе төшерелгəн сурəттə шагыйрьнең шаян, тормышка юмор белəн каравын тагын бер кат искəртə.

Гомумəн, Атнабай шəхесе, Атнабай иҗаты əле ачылып бетмəгəн. Кулъязмаларга нигезлəнеп, шагыйрьнең иҗат лабораториясе серлəрен дə ачып булыр иде, бəлки. Атнабай иҗатын системага салып, фəнни яктап анализлап, укучыларга җиткерү эшен дə башлау зарури. Атнабай тирəсендəге имеш-мимешлəр дə укучы күңелен кыбырсытып тора. Шагыйрь иҗатын тулырак чагылдырырлык материаллар бихисап, басылмый калганнардан янə бер китап чыгарып булыр иде. Анысы – килəчəк эше.

– Басманы нəшергə əзерлəүдə кемнəр катнашты?

– Китапны нəшер итүнең матди чыгымнарын күтәрүче Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт белдерәбез. Инде җыентыкның икенче басмасын нәшер итү турында да фикерләр яңгырый. Китапның рəссамы Искəндəр Нигъмəтҗановка, корректор Гөлшат Абдуллинага, текстны битлəргə салучы Гүзəл ханыма, “Тулпар" журналы хезмəткəре Дилбəр Булатовага һәм киңəш-телəклəре белəн ярдəм итүче һəркемгə зур рəхмəтлəремне җиткерəм!

 

Дилбəр СӨЛӘЙМАНОВА әңгəмəлəште.

Шагыйрь – халык йөрәгендә
Шагыйрь – халык йөрәгендә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: