Барлык яңалыклар
Киштәдә яңа китап
10 гыйнвар , 22:31

Атнабай хакында яңа китап!

“Халык шагыйре Атнабай” исемле китапта ниләр бар?

Атнабай хакында яңа китап!
Атнабай хакында яңа китап!

Узган ел ахырында Зәйнәб Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында “Халык шагыйре Атнабай” исемле китап нәшер ителде. Ул татар, башкорт һәм урыс телләрендә. Бу китапка Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабайның шигырьләре, мәкаләләре, шулай ук туганнарының, якыннарының, каләмдәшләренең һәм замандашларының аңа багышланган истәлекләре һәм шигырьләре тупланган.

Китапның баш сүзе урынына өч авторның: Нәҗип АСАНБАЕВ, Марат КӘРИМОВ һәм Салават РӘХМӘТУЛЛАның мәкаләләре бирелгән. Икенче бүлек “Мин Күрдемдә ифрат күпне күрдем” дип атала. Анда Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА, Ләлә ИБӘТУЛЛИНАның мәкаләләре һәм шагыйрьнең туган ягы турындагы шигырьләре урын алган.

“Әнгам АТНАБАЕВның туганнарына һәм дусларына багышлаулары” дип аталган алдагы бүлектә әдипнең әтисенә, әнисенә, хатынына, улларына, туганнарына, каләмдәшләре һәм башка билгеле шәхесләргә шигырьләре тупланган. Биредә шулай ук әдипнең Җиһан апасының үлеме уңаеннан язмасы, сеңлесе Зинираның әнисе сөйләгәннәр буенча истәлеге, Атнабайның хатыны Сәвиягә һәм башка якыннарына язган хатлары басылган.

“Уфа-Казан юллары” дип аталган бүлек Әнгам АТНАБАЙның ике республика арасында әдәби багланышлар уңаеннан мәкаләсе, Хәсән ТУФАНның шагыйрьгә язган хаты, Хәсән ТУФАН, Илдар ЮЗЕЕВ шигырьләре, Гөлшат ЗӘЙНӘШЕВА, Роберт МИҢНУЛЛИН мәкаләләре тупланган. Биредә шулай ук әдип иҗаты хакында Илдар ДАУТОВ, Госман САДӘ, Марат КӘБИРОВ, Рәсүлә ГАЛӘВЕТДИНОВА язмалары да урын алган.

“Эй кызык та икән бу дөнья!” дип аталган бүлек истәлекләрдән тора. Авторлар арасында каләмдәшләре Наҗар НӘҖМИ, Гайса ХӨСӘЕНОВ, Таһир ТАҺИРОВ, Рим ИДИЯТУЛЛИН, Мөнир ВАФИН, Салават ӘБҮЗӘР, сәнгать әһелләре Шамил РӘХМӘТУЛЛИН, Илсөяр ГАЗЕТДИНОВА, Эльвира ЮНЫСОВА һәм башкаларның язмалары урын алган. Биредә шулай ук әдипнең  “Тәтешле дәфтәреннән” һәм “Илеш дәфтәреннән” дип аталган язмалары белән дә танышырга була.

“ХХ гасыр шигъриятенең зимагоры арабыздан китте” дигән бүлеккә әдипнең мәрхүме уңаеннан язылган шигырьләр һәм мәкаләләр урын алган.

Соңгы бүлек “Елар чакта җырлап...” дип атала. Биредә әдипнең бер шәлкем шигырьләре бирелгән.

Китап Тәтешле районы хакимияте башлыгы Фәннүр ШӘЙХИСЛАМОВның “Атнабай – народный поэт” дип исемләнгән язмасы белән тәмамлана. Китап ахырында Тәтешле районының Әнгам АТНАБАЕВ исемендәге премия лауреатларының исемлеге дә урнаштырылган.

Китапны Рәиф ӘМИРОВ төзегән. Тиражы – 1000 данә.

Әдипнең шигырьләре, кызыклы истәлекләр, бик күп фотолар тупланган бу җыентык китап киштәләрендә озак ятмас дип ышаныйк.

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: