Барлык яңалыклар
Киштәдә яңа китап
23 март 2023, 10:39

Заһит Мурсиевтан яңа китап

Язучының өр-яңа китабы басылып чыкты. Ул "Балкондагы баш" дип атала.

Заһит Мурсиевтан яңа китап
Заһит Мурсиевтан яңа китап

Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Заһит Мурсиевның "Балкондагы баш" китабы дөнья күрде. Китап үзнәшер юлы белән Уфада "Книга-принт" типографиясендә 200 данә тираж белән басылган. 234 битлек җыентыкка чәчмә әсәрләр туплап бирелгән. Алар төрле жанрда. Арада хикәяләр, юморескалар, хәтта әкиятләр бар. Язучы китапка кереш сүзендә әйтүенчә, биредә аның фикерләре, теләкләре теркәлгән. Һәм ул үзенең фикерне, акылны искиткеч зур байлыкка тиңләвен әйтә. Ягъни җыентыктан авторның чынбарлыкка, җәмгыятьтәге күренешләргә, замандашларына карата мөнәсәбәте ачык чагыла. 

Заһит Мурсиевтан яңа китап
Заһит Мурсиевтан яңа китап
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: