Барлык яңалыклар
Киштәдә яңа китап
15 март 2023, 12:01

Балбабай күчтәнәче

Борайда Фәнзия Мәкъсүтованың өр-яңа китабын туйладылар.

Балбабай күчтәнәче
Балбабай күчтәнәче

Борай үзәк китапханәсендә яңа китапны зурлап кабул иттеләр.

“Балбабайлы балачак” китабының авторы -- Башкортстанның Журналистлар, Язучылар берлекләре әгъзасы, Башкортстанның мәгариф алдынгысы, шагыйрә Фәнзия Мәкъсүтова. Китапны тәкъдир итү чарасына шагыйрәнең дуслары, хезмәттәшләре җыелды, аның иҗаты белән кызыксынучылар килде.
Фәнзия Сәгыйть кызы гомер буе балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Шуңадырмы, нәниләр өчен шигырьләре дә иҗат ителеп кенә тора. Китап сабыйларда  туган якны, хезмәтне, укуны сөю хисләре, әдәплелек  һәм өлкәннәргә хөрмәт тәрбияли.

Балбабай күчтәнәче
Балбабай күчтәнәче
Балбабай күчтәнәче
Балбабай күчтәнәче
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: