Барлык яңалыклар
Киштәдә яңа китап
27 декабрь 2022, 10:07

Дилә Булгаковадан ике яңа китап!

Күренекле язучы китапны дәүләт нәшриятында гына түгел, үзнәшер белән чыгару юлларын да таба.

Дилә Булгаковадан ике яңа китап!
Дилә Булгаковадан ике яңа китап!

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, бик күп популяр җырлар, өч дистәгә якын китап авторы Дилә Булгакова укучыларын өр-яңа әсәрләре белән сөендереп тора. Быел, аңа 85 яшь тулган елда, Башкортстан "Китап" нәшриятында аның "Актояк" хикәяләр җыентыгы дөнья күрде. Язучының каләм хасиятенә ярашлы, бу хикәяләрдә тормыш чынбарлыгы романтик катлам белән үрелеп бара, мул хис-тойгылар палитрасы чагыла. 

Дилә Хәмзә кызы балалар өчен дә җимешле иҗат итә. "Книга-принт" шәхси типографиясендә басылган "Ялантәпиле керпе" шигырь һәм хикәяләр китабы бик кызыклы. Матур рәсемнәрнең авторы -- талантлы рәссам Майя Зыяи. 

Дилә Булгаковадан ике яңа китап!
Дилә Булгаковадан ике яңа китап!
Дилә Булгаковадан ике яңа китап!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: