Татар халкының милли бәйрәмнәре арасында Сабан туе аерым урын алып тора. Беренчедән, борынгыдан килгән күпсанлы йола бәйрәмнәре, мәсәлән, яшь бәрәңге, юа җыеннары, җимчәчәк (умырзая) туе, сөрән сугу, хәтта ки, татар туйларының асылы булган киленгә су юлы күрсәтү, кыз елату, яр-ярлар инде онытылып, гасырлар төпкелендә калса да, Сабан туйлары авылдашларны, төбәк халкын бер йодрыкка туплап һаман яши бирә. Икенчедән, Сабан туйларын милли тарихыбызның, асылыбызның, яшәү рәвешебезнең барлык үзенчәлекле сыйфатларын үзендә укмаштырып саклаган бер оеткы дип тә исәпләргә тулы нигез бар. Тарихчылар язуынча, әлеге бәйрәм төркиләрдә инде моннан 5000 ел элек үк үткәрелә башлаган. Иң борынгы рәвешендә ул яшь егетләрне ирлектә сынап карау бәйрәме булган һәм һәр уен-ярышның нигезендә хәрби әзерлекне, ныклыкны сынау максаты яткан. Кыскасы, Сабан туе – халкыбызның тормыш энциклопедиясе ул.
Соңгы елларда милли рухиятебезне безнең балачакта төшкә дә кермәгән әллә нинди тузга язмаган бәйрәмнәр – “Изге Валентин көннәре”, “Хеллоуин”нар һәм башкалар басты. Алар Көнбатыштан кереп, безнең меңьеллык асылыбызны саклаган йолаларны, ә димәк, милли рухыбызны кысрыклап чыгарып баралар. Рухиятебезгә каршы игълан ителмәгән сугыш бара...
Шушы шартларда күренекле журналист, төбәкне өйрәнүче, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре Идрис Сәетгалиев төзегән “Халык бәйрәме – Сабантуй” китабының нәшер ителүе аерым әһәмияткә ия. Ул Сабан туйларын популярлаштыру, аның тарихын, чын кыйммәтен, үткәрелү рәвешен саклап калу һәм киләчәккә тапшыру өчен хезмәт итүче бәһалы хезмәт булып тора.
Бай бизәлешле, күпсанлы төсле фотолар урын алган китап бәйрәмнең тарихына багышланган мәкаләләр белән ачыла. Аларда халкыбызның йола иҗатын тикшерүгә бар гомерен багышлаган фольклорчы-галим Риф Мөхәммәтҗановның Сабан туйлары турындагы язмаларына байкау ясала. Мәсәлән, күпләребез Сабан туеның элек язгы чәчүгә төшәр алдыннан үткәрелүе, аның чәчү эшләренең генераль репетициясе булуы турында белмәгәндер дә әле.
Шунда ук бәйрәмнең бүгенге рәвеше, һәр төбәкнең үзенә генә хас сыйфатлары, үзенчәлекләре турындагы язмалар урын ала. Алар Башкортстанның Илеш, Чакмагыш, Иглин, Туймазы, Бакалы, Дүртөйле кебек район Сабан туйларының үзенчәлекләрен барлап кына калмыйча, Русия төбәкләре – Мәскәү, Түбән Новгород, Свердлау, Ырымбур, Төмән якларына да мөрәҗәгать итә, сәйлән бөртекләре кебек ил буенча сибелгән милләттәшләребезнең йола иҗатын бик җентекләп анализлый. Хәер, автор Русия белән генә чикләнмичә, Польша, Бельгия, Бөек Британия, Австралия, Израильдә яшәүче татарларның да Сабан туе үткәрү буенча тәҗрибәсе белән уртаклаша, бай иллюстратив материал файдалана. Күпчелек язмаларның ике телдә – татарча һәм русча бирелүе дә үзен аклый. Бу төрле сәбәпләр аркасында руслашып, туган телен югалткан яшьләребезгә милли асылларына кайту, Сабан туе белән танышу аша фольклорыбызны, әдәбиятыбызны өйрәнү мөмкинлеген бирә.
Туган төбәгебездә Сабан туйларын үткәрүгә, милли рухны саклауга сүздә генә түгел, ә матди яктан, хәләл акчалары белән дә зур өлеш керткән иганәче-меценатлар турында язу, аларның хезмәтен популярлаштыру да китапны төзүче Идрис Мөдәррис улының төп максатларыннан берсе булып тора. Иглин якларыннан – “ат җене” кагылган фермер Хәсән Идиятуллин, Туймазыдан – “Бабай утары” музей комплексының төп “бабае”, Русия татар авыллары ассоциациясе җитәкчесе Фәнир Галимов, тамырлары туган җиренә береккән Чакмагыш игенчесе Айдар Габдуллин нәкъ шундыйлардан. Автор аларның эшчәнлегенә байкау ясап, яшьләрне дә шундый милләтпәрвәр затлар үрнәгенә иярергә чакыра. Кем белә, киләчәктә бәлки безгә “замана Рәмиевләрен” дә күрергә насыйп булыр. Ышанасы килә.
Идрис Сәетгалиев китапка Сабантуйга багышланган әдәби әсәрләр дә кертеп җибәргән. Мәшһүр Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Кәрим Тинчурин, Фатих Хөсни, Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләреннән, “Идегәй” дастаныннан өзекләр китерелүе җыентыкның укымлылыгын арттырып кына калмый, Сабан туйларының гасырлар дәвамында үсеш-үзгәреш процессын эзмә-эзлекле күзалларга да мөмкинлек тудыра.
Гомумән, китапны шартлы рәвештә “Сабан туе энциклопедиясе” дип атарга мөмкин. Аның белән танышу укучыга үз тамырларын, булмышын, асылын тулырак аңларга ярдәм итәчәк.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
филология фәннәре кандидаты, доцент.
Илдус Фазлетдинов фотосы.