Барлык яңалыклар
Киштәдә яңа китап
14 июль 2022, 11:35

Закир Әкбәровның яңа китабы чыкты

Язучының 75 яшенә "Еллар һәм юллар" дип аталган саллы китабы дөнья күрде.

Закир Әкбәровның яңа китабы чыкты
Закир Әкбәровның яңа китабы чыкты

З.Биишева исемендәге Башкортстан "Китап" нәшриятында 304 битлек һәм 700 данә тираж белән басылып чыккан китапта шул ук исемдәге роман урын алган. Әсәр автобиографик рухта. 20нче гасыр азагыннан бүгенге көннәргә кадәр вакыт аралыгында булган хәлләр сурәтләнә, аеруча интеллегенция вәкилләре язмышы чагылыш таба. Китапны нәшриятның фирма кибетендә (Уфа, Октябрь проспекты, 2нче йорт) сатып алып була.

***

Закир Насыйр улы Әкбәров 1947 елның 4 мартында Куергазы районының Зәк-Ишмәт авылында туган. Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын тәмамлап, туган районына эшкә кайта. Гомеренең ундүрт елы мәктәптә үтә, завуч, мәктәп директоры, РОНО мөдире була, унике ел буе Күмертау шәһәрендә совет һәм партия органнарында җаваплы вазифалар били. 1994 елдан – журналистикада. Төрле елларда “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе, “Кумертауское время” гәзите мөхәррире була. Күмертау шәһәренең шәрәфле гражданины. Хаклы ялга  чыккач та җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

Русия һәм Башкортстан Журналистлар, Язучылар  берлекләре әгъзасы.  Башкортстан “Китап” нәшриятында дөнья күргән  “Аллам сакласын!” (2004), “Әрем исе” (2007), “Әкәмәт утрау” (2014), "Еллар һәм юллар"  (2022) һәм бер дистә үзнәшер китап  авторы. Хәким Гыйләҗев, Баязит Бикбай, Илдар Юзеев исемендәге әдәби премияләр лауреаты.

Закир Әкбәровның яңа китабы чыкты
Закир Әкбәровның яңа китабы чыкты
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: